Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге "Белавиа" һәм Беларусның башка ширкәтләренә санкцияләрне раслады


Бу юлы чикләүләр Беларусның Европа берлеге илләре белән чигендәге миграция кризисы белән бәйле.

1 декабрь көнне Европа берлеге илләре вәкилләре рәсми Минскига каршы чираттагы – бишенче санкцияләр пакетын хуплап бетерде.

Бу юлы чикләүләр Беларусның Европа берлеге илләре белән чигендәге миграция кризисы белән бәйле. Европа берлеге Александр Лукашенка режимын басым коралы буларак куллану өчен махсус рәвештә миграция кризисы тудыруда гаепли.

Азат Европа/Азатлык Радиосы хәбәрчесе хәбәр итүенчә, рәсми исемлек бүген, 2 декабрьдә чыгачак. Аңа 28 физик һәм юридик зат кергән. Исемлектә Русия ватандашлары һәм ширкәтләре, шул исәптән "Аэрофлот" та юк. Алданрак кайбер мәгълүмат чаралары "Аэрофлот"ның "кара исемлеккә" кертелү ихтималы булуы турында язган иде.

Санкцияләр исемлеген Азатлык радиосының Беларустагы хезмәте чыгарды. Анда Беларусның "Белавиа" һава ширкәте дә бар. Европа берлеге әйтүенчә, һава ширкәте Якын Көнчыгыштан мигрантларны Беларуска ташу схемаларында катнашкан. Чикләүләр Минскиның халыкара аэропортына кагылмаган.

Исемлектә шулай ук туристлык агентлыклары һәм мигрантлар урнашкан Мински кунакханәләре, Сүриянең Cham Wings Airlines һава ширкәте дә бар. Санкцияләр исемлегенә Беларусның эре оешмалары – "Гродно Азот" һәм аның филиалы "Гродно Химволокно", "Беларусьнефть" һәм "Белшина" да кертелгән.

Исемлеккә кергән физик затлар исә - Беларус түрәләре, чик хезмәте җитәкчеләре, хөкемдарлар. Беларусның тышкы эшләр министрлыгы матбугат сәркатибе Анатолий Глазны да исемлеккә керткәннәр.

Европа берлеге илләре чиктәге миграция кризисында Лукашенка режимын гаепләде, Беларус хакимиятләре Якын Көнчыгыш илләрендә яшәүчеләрне Минскига җәлеп итә һәм аларга, чикне үтеп чыгарга тырышсыннар өчен, Польша белән Литва чигенә кадәр барып җитәргә булыша дип белдерде.

Бу гамәлләр Минскига каршы кертелгән санкцияләр өчен үч алу буларак, Европа берлегендәге тотрыклылыкны бозу максаты белән эшләнә диелә.

Европа берлегенең кайбер илләре мигрантларны ташуда Лукашенка режимына Русия булыша, яки, хәрхәлдә аның гамәлләрен хуплый дип белдергән иде. Әмма Европа берлеге дәрәҗәсендә рәсми рәвештә мондый гаепләүләр белдерелмәде. Мәскәү миграция кризисында рәсми Минскиның гаебе булуны кире кага.

Польша белән чиктә ноябрь башында вазгыять кисәк кискенләшкән иде, соңгы көннәрдә берникадәр тынычланды. Чик аша бәреп чыгарга тырышу очраклары азайды. Качакларның лагерьләре юкка чыкты, Беларус хакимиятләре мигрантларны логистик үзәккә урнаштырды. Меңгә якын мигрант кабат Гыйракка очып китте.

Европа берлеге Лукашенканы Беларусның легитим президенты дип санамый. Әмма миграция кризисы белән бәйле рәвештә, илнең де-факто җитәкчесе буларак, аның белән Германиянең канцлеры Ангела Меркель ике мәртәбә телефоннан аралашты.

Беларуста узган ел президент сайлауларындагы хәрәмләшүләр аркасында һәм Минскидагы, шулай ук башка шәһәрләрдәге каршылык чараларын мәрхәмәтсез рәвештә бастыру сәбәпле рәсми Минскига алданрак та дүрт санкцияләр төркеме кертелгән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG