Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" активистлары Истанбулда Йосыф Акчураны искә алды


Йосыф Акчура сурәте төшерелгән шоколад тышлыгы
Йосыф Акчура сурәте төшерелгән шоколад тышлыгы

Татарның күренекле сәясәтчесе һәм галиме Йосыф Акчура тууына 145 тулган көнне Истанбулда бер төркем активист тарафыннан искә алынды.

2 декабрьдә "Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары Истанбулда татарның күренекле сәясәт һәм фән эшлеклесе Йосыф Акчураның тууына 145 ел тулуны догалар укып, календарлар бастырып һәм аның сурәте төшкән шоколадлар ясап искә алды. Бу хакта Азатлыкка, берлекнең рәисе Наил Нәбиуллин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, бер төркем активист иң элек Истанбулның Әдирнәкапы зиратында мәрхүмнең каберенә барып аның рухына атап дога кылган.

"Без шулай ук бүген тарихта беренче тапкыр Казанда һәм Истанбулда Йосыф Акчурага багышлап шоколадлар да чыгардык. Бу шоколадлар Казанда ике мең һәм Истанбулда ике мең данә итеп эшләнде. Төркиядәге шоколадның тышкы өлешендә татар телендә латин хәрефләре белән "Үosıf Akçurağa 145 yıl" дип язылган. Шоколадлар укучыларга, әти-әниләргә, балаларга бушлай биреләчәк", дип белдерде ул.

Нәбиуллин шулай ук Йосыф Акчурага багышлап кечкенә календарьларны да тәкъдим итүләрен әйтте.

"Бу календарьдә ай исемнәре иске татар исемнәре белән язылган. Әйтик кырлач, акмай, акман, бушай дигән ай исемнәрен яздык. Максатыбыз Төркиядә дә иске татар ай исемнәре белән танышсыннар дидек", дип белдерде активист.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Йосыф Акчура татар халкы өчен дә, төрек халкы өчен дә, гомумән төрки дөнья өчен дә бөек шәхес, дип белдерде.

"Без менә шушындый чаралар белән бөек шәхесебезнең 145 еллык юбилеен үзебезчә искә алабыз. Акчураны Татарстан белән Төркия арасында рухи күпер дип атыйсыбыз килә. Кызганыч, аның юбилее Төркиядә дә, Татарстанда да дәүләт дәрәҗәсендә зурлап искә алынмый. Белүемчә Казанда Йосыф Акчура исемен йөрткән урам да юк. Без берлек буларак якын арада Казан мэрына һәм Татарстан президентына Казанда аның исемен йөрткән урам ачылсын дип мөрәҗәгать итәчәкбез.

Йосыф Акчура Төркия дәүләте өчен дә күп хезмәт куйган булса да, ул бу илдә дә бүген берничек тә искә алынмый. Татарстанда да шул ук хәл күзәтелә. Тууына 145 ел уңаеннан без беркайда да берәр чара узачак дигән мәгълүматлар күрмәдек.

Бүгенге чаралар белән Йосыф Акчураның шәхесенә, аның олуг юбилеена, милләтебез, төрки дөнья өчен куйган хезмәтләренә игътибар җәлеп итәсебез килә", дип җиткерде Наил Нәбиуллин Азатлыкка.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге күптән түгел Төркия башкаласы Әнкара мэрына бу шәһәрдә танылган татар сәясәтчеләре, галимнәре, язучылары - Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Йосыф Акчура исемен йөрткән урамнар ачылсын иде, дип мөрәҗәгать иткән.

Йосыф Акчура 1876 елның 29 ноябрендә Сембер шәһәрендә туа. Әтисе вафат булганнан соң, әнисе белән Төркиягә күчә. 1895 елда Harbiye mektebi исемле хәрби мәктәпкә керә. Аннары баш штаб офицерларын әзерләүче курсларга йөри башлый, ләкин аны тәмамламый, чөнки Габделхәмид IIгә каршы хәрәкәттә катнашу сәбәпле аңа үлем җәзасы карары чыгарыла. Соңарак җәза сөргенлек белән алыштырыла. Сөргенлектә ул укытучы булып эшли.

1899 елда сөргенлектән Туниска кача, аннары Парижга күчә. 1903 елда Акчура Русиягә кайта, Казанда яши. "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә тарих укыта, "Казан мөхбире" газетасы баш мөхәррире булып эшли. "Иттифак әл-Мөслимин" оешмасын оештыруда ярдәм итә. 1904 елда Йосыф Акчура төрек телендә "Сәясәтнең өч төре" (төр. Üç Tarzı Siyaset) исемле мәкалә яза.

1908 елда Төркиягә кайта. Монда ул Türk yurdu журналын нәшер итә, Истанбул университетында укыта. Шул ук вакытта "Шура", "Вакыт" татар газеталарында да яза.

1935 елның 11 мартында Төркиянең Истанбул шәһәрендә вафат була.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG