Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия транспорт министрлыгы QR-кодларны рейсларга теркәлү алдыннан гына тикшерергә тәкъдим итте


Гомум фото
Гомум фото

Сертификаты булмаган очракта һава ширкәтенең юлчы белән килешүен өзәргә хакы булачак, һәм әгәр сертификаты барлыкка килмәсә, ул юлчыга 30 көн эчендә билет өчен акчаларны кире кайтарырга тиеш диелә.

Русиянең Транспорт министрлыгы QR-кодларны очкычларга билет алган вакытта түгел, ә бары тик рейска теркәлү алдыннан гына тикшерергә тәкъдим итте. Бу хакта һава ширкәтләрендәге берничә чыганакларына сылтама белән "Ведомости" яза.

Министрлыкның бу тәкъдимен 7 декабрьдә Русия думасының транспорт комитеты утырышында, депутатлар белән очрашуда тикшерәчәкләр.

Юлчыларны ташучы һава ширкәте пассажирны рейска бары тик QR-коды булганда гына терки алачак. Сертификаты булмаган очракта һава ширкәтенең пассажир белән килешүен өзәргә хакы булачак, һәм әгәр сертификаты барлыкка килмәсә, ул юлчыга 30 көн эчендә билет өчен акчаларны кире кайтарырга тиеш.

Алданрак Транспорт министрлыгында очышлар өчен QR-кодлар кертелүе турында сөйләгәннәр иде.

Моңарчы хөкүмәттә мәҗбүри QR-кодлар турында ике канун өлгесе әзерләнүе хәбәр ителгән иде. Вакцина булуы яки соңгы ярты елда ковид белән авыруны раслаган QR-кодлар очкычларда һәм поездларда, төрле җәмәгать урыннарында таләп ителәчәк, диелде. Бу чикләүләр 2022 елның июненә кадәр дәвам итәргә мөмкин.

Хөкүмәтнең җәмәгать урыннарында һәм транспортта QR-кодлар куллану турындагы канун өлгеләре Русия Думасында беренче укылышта 16 декабрьдә каралырга мөмкин.

22 ноябрьдән башлап Татарстанда вакцина QR-коды яки сертификаты булмаганнарга җәмәгать транспортында йөрергә ярамый. Татарстан — Русиядә мондый кырыс чаралар керткән беренче төбәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG