Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германиядә Меркельне тантаналы рәвештә канцлер вазифасыннан озаттылар


Озату кичәсе
Озату кичәсе

Берлинда 16 ел хөкүмәттә эшләгәннән соң, Германия канцлеры вазифасыннан китүче Ангела Меркель хөрмәтенә тантаналы чара узды. Меркель 8 декабрьгә кадәр рәсми рәвештә эштән китәчәк.

"Зур кичке таң" исемле тантананы Германиянең кораллы көчләре оештырды. Ул саклану министрлыгының ишегалдында узды. Коронавируска каршы чикләүләр сәбәпле, чараны чикләнгән форматта үткәрделәр. Анда 200ләп кеше булды, шул исәптән Меркель җитәкләгән хөкүмәтләрдә министр урыннарында эшләүче 52 кеше дә катнашты.

Канцлер хәрбиләр каршында чыгыш ясаган, үзеннән соң хакимияткә килүче Олаф Шольцка уңышлар, ә калганнарга "йөрәкләрендә шатлык хисе белән" эшләүне теләде.

Чараның иң матур өлеше булып хәрби бүлекләрнең Меркель сайлаган көйгә маршы торды.

Ангела Меркель панк-җырчы Нина Хагенның "Син төсле тасманы оныттың" җырын, актриса Хильдегард Кнефның "Минем өчен кызыл розалардан яңгыр яварга тиеш" романтик композициясен һәм "Ходай, без Сине данлыйбыз" христиан гимнын сораган.



Нина Хагенның җырын сайлавын Меркель бу җырның яшьлегенә бәйле булуы белән аңлаткан. Хаген, Меркель кебек үк, элеккеге Германия демократик республикасында туган. "Син төсле тасманы оныттың" җыры 1974 елда язылган. Ул вакытта Меркельгә 20 яшь булган.

"Зур кичке таң" хәрби озату акты – Германиянең кораллы көчләре сивил затка күрсәтә алырдай иң югары хөрмәт билгесе булып тора.

Әлеге традиция XVI гасырларга карый. Немец канцлерларына мондый хөрмәт 1998 елдан, Гельмут Коль Федератив Германия республикасының хөкүмәт башлыгы вазифасыннан киткән вакыттан бирле күрсәтелә. Тантана һәрвакыт кичке якта уза һәм берничә музыкаль композицияләрдән, шул исәптән, милли гимн һәм марштан тора. Моннан тыш, гадәткә күрә факеллар кабызыла.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG