Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы "омикрон" штаммына әзерләнә


Гомум фото
Гомум фото

Хәзер ковид һоспитальләрдә буш ятаклар 20-30 процентка калган.

Татарстанда COVID-19ның Африка штаммы – "омикрон" килүгә әзерләнәләр. Бу хакта, бүген, 3 декабрьдә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында белдерде.

"Бүгенгә Татарстанда буш ковид ятаклар җитәрлек. Зур шәһәрләрдә генә түгел, район хастаханәләрдә дә резерв бар. Буш ятаклар 20-30 процентка кадәр җитәргә мөмкин. "Омикрон" штаммы безгә 1,5 айдан, яисә 2,5 айдан килерме – карарбыз. Бүген сәламәтлек саклау системы, һоспитальләр, амбулатор хезмәт моңа әзер.

Без төгәл клиник киңәшләр белән эшлибез. Ике ел эчендә коронавирусны дәвалау барышында киңәшләр 13 тапкыр үзгәрде. Бу аларның даими төстә камилләшүе хакында сөйли. Бүген безгә нинди препаратлар белән дәваларга кирәклеге турында әйтеп торалар. "Ухань" штаммы булганда бер төрле дәваладык, "дельта"да – башкача. Шулай да дәвалау тамырдан үзгәрмәде. Ниндидер дарулар алынды, кайберләре өстәлде. Минемчә, "Омикрон" белән дә шулай булачак", диде ул.

Бу атнада Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны кими башлаган. Шулай да Роспотребнадзор чикләүләрне алырга иртә дип белдерде. Республикада чыршы бәйрәмнәрен уздыру тәртибе әлегә хәл ителмәгән.

"Яңа ел бәйрәмнәре үткәрү мәсьәләсен бер атнадан соң караячакбыз. Безгә вәзгыять ничек үзгәрәчәген күзәтергә кирәк. Балалар бакчаларында чыршы бәйрәмнәре көз аендагы уздырган форматта оештырырга тәкъдим итәрбез дип уйлыйбыз. Бәйрәмдә QR-код белән ата-аналарның берсе генә катнаша ала", диде Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина.

Яңа ел төнендә рестораннарның эшләү тәртибе дә әлегә билгеләнмәгән. Узган ел аларга төнге өчкә кадәр эшләргә рөхсәт ителгән иде.

Узган тәүлектә Татарстанда 236 кеше коронавирус йоктырган. Рәсми саннарга караганда, пандемия башыннан республикада 1 276 кешенең гомере өзелгән.

Соңгы атнада COVID-19дан вакцина ясатучылар кимегән. Узган тәүлектә 6 мең кеше прививка кадаткан. Бүгенгә Татарстанда барлыгы 2 млн 53 мең кеше вакцина ясаткан. Стопкоронавирус.рф мәгълүматларына караганда, республикада күмәк иммунитет 38,5 процентны тәшкил итә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG