Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җитештерүчеләр 2022 елда Русиядә бәрәңгегә кытлык булу ихтималы турында кисәтә


Бәрәңге дефициты ихтималының төп сәбәпләре булып шәхси ярдәмче хуҗалыкларда җитештерүнең кимүе һәм яшелчәләр эшкәртү күләменең артуы тора, диелә.

2022 елда Русиядә бәрәңгегә кытлык башланырга мөмкин дип белдергән Авыл хуҗалыгы министрлыгы киңәшмәсендә Бәрәңге һәм яшелчә базарында катнашучылар берлеге рәисе Сергей Лупехин. Бу хакта "Коммерсантъ" хәбәр итә.

Бәрәңге дефициты ихтималының төп сәбәпләре булып шәхси ярдәмче хуҗалыкларда җитештерүнең кимүе һәм яшелчәләр эшкәртү күләменең артуы торырга мөмкин.

Лупехин белдерүенчә, 2021 Русиядә миллион тоннага якын бәрәңге эшкәртелгән. Киләсе елда бу күрсәткеч 1,5 миллион тоннага, ә 2026 елда – 3 миллион тоннага кадәр артырга мөмкин.

Авыл хуҗалыгы министрлыгындагы киңәшмәдә катнашучылар искәртүенчә, эшкәртүчеләр тарафыннан ихтыяҗ күбәюе һәм бәрәңге җитештерүгә чыгымнар артуы аркасында, бәрәңгегә югары бәяләр сакланып калачак. Шул рәвешле, быел октябрьдә бәрәңгенең бер килограммы уртача 44, 51 сум торган, бу былтыргы белән чагыштырганда 78,6 процентка кыйммәтрәк.

Киңәшмәдә катнашучылар әйтүенчә, утырту материалының җитмәве дә җитештерү артуына комачауларга мөмкин. "Бәрәңге даны" ("Слава картофеля") агрофирмасында әйтүләренчә, дефицит 2020 елдагы корылык аркасында уңышның түбән булуына да бәйле.

Җитештерүне тоткарлаучы сәбәпләрнең берсе буларак сәүдә челтәрләре алып барган сәясәтне дә атаганнар, алар кечкенә зурлыктагы бүлбеләрне кабул итми һәм еллык килешүләр төзүдән баш тарта диелә.

Бәрәңге базарында катнашучылар берлеге, бәрәңге җитештерүне арттыру өчен, җитештерүчеләргә ярдәм итүнең яңа чарасын кертергә тәкъдим иткән. Аны җыюга, төп төбәкләрдә 1 гектар җиргә 100әр мең сум күләмендә компенсация кертү тәкъдим ителә.

Авыл хуҗалыгы министрлыгында "Коммерсантъ"ка белдерүләренчә, 2022 елда яшелчә җитештерүне үстерүгә 5 миллиард сум бүлеп бирергә ниятлиләр. Түрәләр әйтүенчә, бу шул исәптән бәрәңге җитештерү күләмен арттыруга да булышырга тиеш.

Бәрәңге базарында катнашучылар искәртүенчә, әлегә ярдәм чаралары тәкъдимнәр дәрәҗәсендә генә кала бирә. Алар әйтүенчә, Русия бәрәңгесенә кытлык булган очракта, импортны арттырырга кирәк булачак.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматына күрә, 2020 елда Русиягә 316,3 мең тонна бәрәңге кертелгән, бу елның 21 ноябренә исә - 548,9 мең тонна, диелә язмада.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG