Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә коронавирусның омикрон штаммын йоктыруның беренче очраклары ачыкланган 


Көньяк Африка республикасыннан һәм күршесендәге илләрдән кайткан барлыгы 10 русияледә коронавирус табылган. Табиблар калган авыруларның нинди штаммнар йоктыруын ачыклый.  

Русиягә Көньяк Африка республикасыннан кайткан ике кешедә коронавирусның омикрон штаммы булуы расланган дип хәбәр итә "Интерфакс" Роспотребнадзорга сылтама белән.

"Обсерваториядә булганда, беренче тәүлекләрдә ике пациентта ПЦР-тест уңай булуы ачыкланды, Роспотребнадзорның эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институты уздырган тулы тикшерү нәтиҗәсендә "омикрон" штаммы расланды", диелгән.

Көньяк Африка республикасыннан һәм күршесендәге илләрдән кайткан барлыгы 10 русияледә коронавирус табылган. Табиблар калганнарның нинди штаммнар йоктыруын ачыклый.

Коронавирусның "омикрон" штаммын беренче мәртәбә ноябрь ахырында Көньяк Африкада, Ботсванда һәм Һонконгта ачыкладылар. Алга таба яңа штамм йоктыру очраклары Канадада, АКШта һәм Европаның берничә илендә теркәлде. Русия Көньяк Африка республикасыннан һәм аңа чиктәш илләрдән килүчеләр өчен ике атналык карантин кертте.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы (WHO) коронавирусның яңа "Омикрон" штаммының глобаль таралу ихтималы бик югары дип кисәтте. Белгечләр фикеренчә, ул куркыныч тудырырга мөмкин, чөнки коронавирусның башка төрләре белән чагыштырганда, мутацияләр саны күбрәк булу сәбәпле гамәлдәге вакциналарга һәм антитәнчекләргә каршы торучан булырга мөмкин.

Әмма шул ук вакытта Дөнья сәламәтлек саклау оешмасының (WHO) белгече Мария ван Керкхове, беренчел мәгълүматларга күрә, коронавирусның "омикрон" штаммын йоктыручылар авыруны җиңелрәк формада кичерә, дип белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG