Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан рәсмиләре Баймак районында чир таралу сәбәпле юк ителгән терлек өчен компенсация вәгъдә итә 


Ит өчен компенсация күләме базар хаклары белән билгеләнәчәк, аны яңа елга кадәр түләргә тырышачаклар. 

Башкортстан хакимиятендә, йогышлы авыру таралу сәбәпле, хуҗалыклардагы терлекләрен яндырганнан соң, Беренче Төркмән авылындагы кешеләргә килгән зыянны ничек түләячәкләрен аңлатканнар.

Мәгълүматны 6 декабрьдә, төбәк хакимияте киңәшмәсендә Башкортстан башлыгы хакимиятенең җитәкче урынбасары Урал Килсенбаев җиткергән. Аның сүзләренчә, ит өчен компенсация күләме базар хаклары белән билгеләнәчәк. Килсенбаев әйтүенчә, компенсацияне яңа елга кадәр түләргә тырышачаклар.

Ноябрь-декабрьдә Баймак районының Беренче Төркмән авылындагы шәхси һәм фермер хуҗалыкларында сыерларның йогышлы төерле дерматит белән авыру очрагы теркәлгән иде.

25 ноябрьдән алып, биредә чирне алга таба да таратмау өчен эш алып барыла. Авыру йоктырган терлекләр яндырылды.

"Һакмар" район басмасы мәгълүматына күрә, тәүлек әйләнәсе күзәтү-үткәрү постлары оештырылган, юлларда тиешле билгеләр куелган, чит кешеләргә керү тыелган.

3 декабрьдә Баймак районы хакимияте терлекләре каза күргән гаиләләргә сөт һәм ярымфабрикатлар китертү турындагы карар кабул иткән.

Басма язуынча, Башкортстанның ветеринария идарәсе җитәкчесе Азат Җиһаншин Беренче Төркмән авылында таралган йогышлы төерле дерматит авыруы бик куркыныч чир, монда аның яңа штаммы теркәлгән дип белдергән. Вирус мутациягә бирелгән булу сәбәпле Русия галимнәренә яңа вакцина уйлап табарга туры килгән, диелә.

"Төркмән авылы тирәли 15 километр радиуста урнашкан авыллардагы терлеккә вакцина ясалачак, алга таба 30 км радиустагы авылларны да алачакбыз. Бу – моңа кадәр булмаган яңа штамм. Шуңа күрә урында таралган авыруны бөтен терлекне юк итмичә бетереп булмый. Якын тирәдәге авылларның терлекләренә вакцина ясату кирәк, юкса авыруның таралу ихтималы бар", дигән Азат Җиһаншин.

Беренче Төркмән авылы Баймак шәһәреннән 69 километр, Сибайдан 28 километр ераклыкта урнашкан. Анда якынча меңнән артык кеше яши.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG