Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия түрәләренең медиан керемнәре халык кеременнән өч тапкырга артып киткән 


Кайбер төбәкләрдә урта хәлле кеше белән түрә кереме арасындагы аерма 4 тапкырдан да күбрәк.  

Русиядә югары дәрәҗәле түрәләрнең медиан керемнәре урта хәлле кешенең керемнәреннән өч тапкырга артып киткән. Исәпләүләрне хакимиятнеке булмаган халыкара Transparency International оешмасы үткәргән (оешманың Русиядәге бүлекчәсе илдә ят агентлар исемлегенә кертелгән). Ул түрәләрнең декларацияләрендәге мәгълүматларны һәм Росстатның рәсми статистикасын кулланган.

Медиан хезмәт хакы – эш урыннарының 50 процентына бу күрсәткечтән түбәнрәк, ә 50 процентына югарырак күләмдә түләнелә дигәнне аңлата. Әлеге күрсәткеч уртача алынган мәгълүматларга караганда, чынбарлыктагы керемнәрне объективрак күрсәтә.

Декларацияләрдә хисап тотарга тиешле Русия түрәсенең медиан кереме 2020 елда аена 82 мең сум булган (1100$дан бераз артык), ә Русиядә яшәүченең уртача медиан кереме 2020 елда 27 мең сум (365$) булган.

Кайбер төбәкләрдә түрәләрнең һәм башка эшчеләрнең керемнәре арасындагы аерма дүрт һәм аннан да артыграк мәртәбәгә җиткән. Тувада түрәләрнең хезмәт хакы – аена 104 мең сум (1400$), халыкныкы – 14 мең сум (188$). Аермасы - 7,5 тапкыр дигән сүз.

Ингушетиядә - 83 һәм 14 мең, аермасы 6 тапкыр. Якутия, Карачай-Черкес, Сарытау, Пенза һәм Төмән өлкәләрендә түрәләр һәм халыкның кереме якынча биш тапкырга аерыла.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG