Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кеше хокуклары шурасы башлыгы: Мәскәү метросында үзбәк һәм таҗик телләрендә язулар канунга каршы килә


 Сахарово бистәсендә миграция үзәге
Сахарово бистәсендә миграция үзәге

Ул Мәскәү мэрыннан метродагы үзбәк һәм таҗик телләрендәге язулар мәсьәләсен "хәл итәргә" сорады.

Русия президенты каршында Кеше хокуклары шурасы башлыгы Валерий Фадеев Мәскәү мэры Сергей Собяниннан Мәскәү метросында үзбәк һәм таҗик телләрендә ясалган язулар мәсьәләсен "хәл итәргә" сорады. Бу хакта Кеше хокуклары шурасы сайтында хәбәр ителә.

Фадеев аңа Сахарово бистәсендә бердәм миграция үзәге булдырылуга күпсанлы моң-зарлар килүен хәбәр итте. Мондый хат авторларының берсе кайбер метро станцияләрендә үзбәк һәм таҗик телләрендә ясалган күрсәткечләр Мәскәүдә яшәүчеләрдә "аеруча ярсу" тудыра дип язган.

Шура башлыгы Собяниннан халык шикаятьләрен карап чаралар кабул итүне һәм бу хакта үзенә хәбәр итүне сорады. Фадеев фикеренчә, бу күрсәткечләр канунга каршы килә.

— Без аңлаганча, мондый карар "Русия федерациясе дәүләт теле" турындагы федераль канунга һәм Метрополитен куллануы турындагы кагыйдәләрнең 44 пунктына каршы килә, — дип саный Фадеев.

Моннан тыш, Кеше хокуклары шурасы башлыгы әлеге метро күрсәткечләренең мигрантларның урыс телен белү таләбенә ничек туры килүе аңлашылмый, дип язды.

Сентябрь аенда Мәскәү метросының "Прокшино" һәм "Лесопарковая" станцияләрендә таҗик һәм үзбәк телләрендә күрсәткечләр барлыкка килде. Бу станцияләрдән Сахаровадагы миграция үзәгендә автобуслар йөри. Мәскәү мэриясе матбугат хезмәте моның мигрантлар җайлылыгы өчен эшләнүен хәбәр итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG