Accessibility links

Филология фәннәре докторы, профессор Азат Әхмәдуллин вафат


Азат Әхмәдуллин
Азат Әхмәдуллин

Галимгә 89 яшь иде.

8 декабрьдә Казанда филология фәннәре докторы, профессор Азат Әхмәдуллин вафат. Бу хакта Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хәбәр итә. Галимгә 89 яшь иде. Аны чәршәмбе Казанда җирләячәкләр.

Әдәбият галиме, театр белгече һәм тәнкыйтьчесе Азат Әхмәдуллин 1932 елның 13 октябрендә Татарстанның Саба районы Байлар Сабасы авылында туа.

1951–1956 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, аны кызыл дипломга тәмамлагач, берникадәр вакыт Татарстан китап нәшриятының фән-техника әдәбияты редакциясендә мөхәррир, аннары ике ел Төмән өлкәсенең Тубыл педагогия институтында ассистент һәм өлкән укытучы булып эшли.

1958–1961 елларда Азат Әхмәдуллин СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалында аспирантурада укый. Аспирантураны тәмамлагач, ике елга якын Татарстан радиокомитетында әдәбият-сәнгать тапшырулары бүлегенең баш мөхәррире булып эшли.

1963 елдан Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында, 1981 елдан Казан дәүләт университетында эшли. Университетта 1999 елга кадәр татар әдәбияты кафедрасы мөдире була.

1987 елда Алматы шәһәрендә татар драматургиясе тарихы буенча докторлык диссертациясе яклый, 1988 елда профессор дәрәҗәсе ала.

2000 елдан Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы профессоры вазифасын башкара. Шулай ук 2000–2004 елларда төп эшеннән аерылмыйча Казан дәүләт педагогика университетының татар әдәбияты кафедрасы мөдире булып тора.

Галим – татар әдәбияты һәм театры тарихына, аларның бүгенге торышына караган барлыгы егермеләп монографик хезмәт һәм тематик җыентыклар, утыздан артык дәреслек һәм уку әсбаплары, 350дән артык башка төр мәкаләләр һәм рецензияләр авторы.

Хезмәтләренең күпчелеге татар драматургиясенә багышлана.

Моннан тыш, Азат Әхмәдуллин узган гасырның 1970нче елларыннан бирле урта мәктәпләр өчен татар әдәбиятыннан дәреслекләр язу, уку-укыту әсбаплары төзү өлкәсендә дә актив эшли.

Шулай ук ул 1974 елдан 1999 елга кадәр Язучылар берлеге идарәсе һәм аның президиумы әгъзасы, 16 ел буена Әдәбият фондының Татарстан бүлеге идарәсе рәисе булып эшли.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG