Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Левада" үзәге: русияләрнең 76 проценты җәмәгать транспортында QR-кодлар кертүгә каршы  


Мәҗбүри вакциналауны респондентларның 42 проценты хуплаган

Русияләрнең дүрттән өче (76 проценты) җәмәгать транспортында йөрүгә электрон рөхсәт системы кертүгә каршы. Моңа уңай караучылар – 21 процент. Бу хакта сораштыру мәгълүматларына сылтама белән "Левада" үзәге (Русиядә "ят агент" дип танылды) хәбәр итә.

Җәмәгать урыннарына һәм киңкүләм чараларга керү өчен электрон рөхсәт системы кертүгә сораштыруда катнашканнарның 67 проценты каршы чыккан, 50 процент моңа тискәре мөнәсәбәттә булса, 17 проценты – күбрәк тискәре мөнәсәбәттә булуын белдергән.

30 проценты исә бу чикләү системын рестораннарга, музейларга, сәүдә үзәкләренә һәм киңкүләм чараларга кертү тәкъдимен хуплый.

Сораштыруда катнашканнарның 42 проценты мәҗбүри вакцинаны хуплаган, 54 проценты моңа каршы чыккан. Шул ук вакытта респондентларның 51 проценты үз торак пунктларында QR-кодларга киңкүләм каршы чыгулар булу ихтималы аз дип бәяләгән. 43 проценты исә моның булуы мөмкин хәл дигән. Сораштыруда катнашканнарның чиреге мондый чараларда үзләре дә катнашырга мөмкин булуын белдергән.

Русиядә җәмәгать урыннарында һәм шәһәрара транспортта QR-кодларны мәҗбүри итү тәкъдимен хөкүмәт ноябрьдә керткән иде. Декабрьдә әлеге тәкъдимне Русия думасы карарга тиеш.

Татарстанда җәмәгать транспортында QR-кодлар 22 ноябрьдән гамәлдә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG