Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа Citrus лоукостерының төп урыны Казан һәм Омски булачак


S7 һава ширкәте очкычы Казан һава аланында
S7 һава ширкәте очкычы Казан һава аланында

Citrus  Казаннан һәм Омскидан очышлар башкару өчен экипажлар оештыру эшенә керешкән һәм пилотлар белән очкычларда юлчыларга хезмәт күрсәтүчеләрне җыя башлаган.  

Русиянең S7 Airlines һава ширкәте оештырган яңа Citrus лоукостеры Казан һәм Омскидан рейслар булдырачагын белдерде. "Озак вакыт бу шәһәрләрнең һава аланында урнашкан бер һава ширкәте дә юк иде. Шул ук вакытта әлеге шәһәрләрнең халык саны һәм икътисад үсеше дәрәҗәсе төбәкләргә очуны түләү сәләте булуын фаразларга мөмкинлек бирә, диелә Frequentflyers сайтындагы хәбәрдә. Әлегә очышларның нинди төбәкләргә булачагы хәбәр ителми, әмма мөгаен, Мәскәүдән тыш, якындагы төбәкләр булыр, диелә.

Citrus Казаннан һәм Омскидан очышлар башкару өчен экипажларны оештыру эшенә керешкән һәм пилотлар белән очкычларда юлчыларга хезмәт күрсәтүчеләрне җыя башлаган.

— Без базарны үстерү өчен Казанда һәм Омскида зур мөмкинлекләр күрәбез. Мәсәлән, халык саны ягыннан Казанны Новосибирски яки Екатеринбург белән чагыштырырга мөмкин, әмма аннан төбәкләргә очышлар саны 3-4 тапкырга кимрәк. Яңа һава ширкәте барлыкка килү бу шәһәрләрдә транспорттан куллануны шактый уңайлы итәчәк, аларны элегрәк барып җитү озак һәм катлаулы булган нокталар белән турыдан-туры бәйләячәк, - дигән Citrus-ның баш мөдире Григорий Давыдов.

2013 елга кадәр Казанда "Татарстан" һава ширкәте урнашкан иде. Мәскәү һәм Петербурдан тыш, ул Анапа, Сочи, Краснодар, Минеральные Воды, Уфа, Нижневартовскига, шулай ук БДБ илләренә очышлар башкарды. Шулай ук Казанда "ЮВТ Аэро" һава ширкәте урнашкан: төбәк һава ширкәте CRJ-200 очкычларында башка төбәкләргә күпсанлы рейслар ясый.

Моннан тыш, Омски һава аланында Red Wings һава ширкәте урнашачак. 2022 елның гыйнварыннан биредән Казан, Уфа, Самар, Екатеринбур, Иркутски, Махачкала, Новокузнецкига "Суперджет"лар оча башлаячак.

2022 елның яз-җәендә Акмәчет, Волгоград, Кемерово, Минеральные Воды, Пермь, Сочи, Чиләбегә рейслар булачак. Русиянең башка юнәлешләренә, шулай ук халыкара юнәлешләргә дә очышлар карала.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG