10 декабрь - Кеше хокуклары көнендә Уфада ялгыз пикет узды. Каршылык чарасы Республика прокуратурасы һәм Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан бүлекчәсе утырган бина каршындагы Феликс Дзержинский һәйкәле янында узды. Гомерен хокук яклау оешмаларында эшләүгә биргән Радик Рәхмәтуллин бер сүз дә язылмаган ак кәгазь күтәреп торды. Чарага чыгу сәбәбен ул шулай дип аңлатты.
— Илебездәге башбаштаклыкка каршы чыктым. Бу башбаштаклык тәртип саклау оешмалары һәм мәхкәмә тарафыннан яклана. Бу оешмалар 100 процентка алай эшли димим, ләкин алар башкарма хакимият һәм көч оешмалары заказы белән эшли. Бүген фикере һәм аны әйтергә теләге булган теләсә кайсы кешегә "чит ил агенты", яки "экстремист" дигән тамга сугыла. Бүген Конституциядә каралган фикер иреген кысу, Конституциянең төп принципларына кизәнү бара. Шуңа мин прокуратура һәм безнең куәт оешмаларын һәм XIX гасырда булган террорны гәүдәләндергән һәйкәл янында ак кәгазь тотып торырга булдым, диде Рәхмәтуллин.
Уфаның Совет районында берничә ел прокурор ярдәмчесе, Совет һәм Октябрь районнарында 11 ел судья, 22 ел адвокат булып эшләгән, Уфа шәһәр шурасының беренче чакырылыш депутаты булган Радик Рәхмәтуллин пикетка ак кәгазь күтәреп чыгып оныкларын хокукый дәүләттә яшәтергә теләвен дә әйтте.
"Бүген илдә кеше хокуклары турында вазгыятьне белгән кешедә ни өчен ак кәгазь күтәреп тора дигән сорау туарга тиеш түгел. Мин күп еллар прокуратурада, мәхкәмәдә һәм адвокат булып эшләгән кеше, бүген дә күпфатирлы йорт шурасы рәисе, бакчачылык ширкәте җитәкчесе буларак чиновникларга каршы хокукларыбызны яклап йөрим. Бераз җиңүләргә дә ирешәм, чөнки аз булса да бу системда гаделлеккә хезмәт иткән аерым кешеләр дә очраштыра.
Без XIX гасырда булган кеше хокукларын бозуда дәүләт террорына кайтмасак иде. Ул чакта НКВД кулы белән фикерле кешеләр юк ителгән. Бүген дә шул юлга кереп барабыз, дөрес масштаблар кимрәк. Мин оныкларыбызның кеше хокуклары кысылган дәүләттә яшәүләрен теләмәс идем", диде Радик Рәхмәтуллин.
Кеше хокуклары гомуми декларациясе 1948 елның 10 декабрендә БМОның Гомум җыенында кабул ителде һәм оешманың әгъзалары булган бөтен илләргә тәкъдим ителде. Декларация текстында барлык кешеләр ия булырга тиешле глобаль хокуклар билгеләнгән. Ул татар телендә дә дөнья күрде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!