Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда обсерваторлар ачылырга мөмкин


Гомум фото
Гомум фото

Республикага "омикрон" штаммын Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Мисырдан кайтучылар кертергә мөмкин дип борчылалар.

Татарстанда чит илдән кайтучыларны обсерваторларга ябарга мөмкиннәр. Бу хакта 11 декабрьдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хөкүмәттә узган киңәшмәдә белдерде.

"Татарстанга "омикрон" штаммын Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Мисыр кебек илләрдән кертү мөмкинлеге аеруча борчу тудыра. Вәзгыятьне контрольдә тоту өчен кирәкле бар нәрсә оештырылган. Кирәк булса, без обсерваторларны ачарга әзер булырга тиеш. Казан һәм Бигеш халыкара һава аланнарында әлеге илләрдән килгән затларга тест үткәрү дәвам итә", диде ул.

"Омикрон" штаммы инде 50 илдә ачыкланган.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус 189 кешедә табылган. Бүгенгә COVID-19дан 2 млн 218 мең кеше вакцина ясаткан. Рәсми санарга караганда, пандемия башыннан республикада 40 418 очрак теркәлгән, 33 771 кеше савыккан, 1 330 кеше үлгән.

Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны кимесә дә, грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны артуы күзәтелә. Ноябрь аенда атна саен 27 мең авыру теркәлгән булса, декабрьдә атналык авырулар саны 30 меңгә якынлашкан.

Соңгы тәүлектә республикада 503 укучы мәктәпкә кертелмәгән. Бүгенгә 16 районда 280 сыйныфта укучылар өйләрендә кала. Гриппны йоктыруның эпидемиологик чиге өлкәннәр һәм укучылар арасында артып киткән. Әлегә гриппка каршы вакцина ясатучылар саны 30 процентка гына җиткән. 2020 елда бу күрсәткеч 60 процентны тәшкил иткән булган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG