Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирустан чит ил вакциналарын ясаткан русияләргә ярты еллык QR-код биреләчәк 


Моның өчен авыруга каршы торучы тәнчекләр булу-булмавына тест тапшырырга кирәк булачак. 

Коронавирустан чит ил вакциналарын ясаткан русияләр антитәнчекләргә тест тапшырып, ковид-сертификат ала алачак, ул ярты ел гамәлдә булачак. Бу хакта Русия вице-премьеры Татьяна Голикова хәбәр итте.

Голикова искәртүенчә, моннан тыш "Спутник V" вакцинасын башка илләрдә ясаткан русияләрнең дә антитәнчекләргә анализ тапшырып сертификатны алу мөмкинлеге булачак.

Чит ил вакциналары Русия тарафыннан танылмаган, әмма шул ук вакытта Краснодар краенда һәм Ленинград өлкәсендә җирле хакимиятләр чит ил вакциналарын ясату турындагы сертификатны өлешчә танулары турында игълан иткән иде.

Русиянең сәламәтлек саклау министрлыгы үз вакциналарын Русиядә теркәүгә гариза биргән кайбер чит ил җитештерүчеләрнең вакциналарына экспертиза уздыра.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG