Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түрәләр гаиләдә икенче бала тууны торак шартларын махсус начарайту дип таныган


Петербурда 30 дүрткел метрлы фатирда ике баласы белән яшәгән гаиләне шул сәбәпле торакка мохтаҗлар чиратына бастырмаганнар.

Петербурдагы район хакимияте түрәләре, гаиләдә икенче бала тууы - белә торып торак шартларын начарайту булырга мөмкин дип санаган. Шушындый дәлилләр белән хакимият бер гаиләне торакка мохтаҗлар чиратына бастырудан баш тарткан. Бу хакта Петербурның кеше хокуклары вәкиле сайты хәбәр итә.

Ике балалы гаилә 30 дүрткел метрлы бер бүлмәле фатирда яши диелә. Алар торакка мохтаҗлар чиратына басып, дәүләт ярдәме хисабына фатир алырга теләгән, чөнки фатирда яшәгән бер кешегә торак мәйданының 7,5 метры туры килгән, ә гамәлдәге нормаларга яраклы аның күләме тугыз дүрткел метрдан да ким булмаска тиеш.

"Бу гаиләне социаль найм килешүе нигезендә фатир алу өчен, начар ниятләр белән генә бала тудыруда шикләнү сәер булыр иде. Әмма күрәсең, хакимияттә аларның гамәлләрен нәкъ менә шулай бәяләгәннәр", диелә Петербур омбудсменының хәбәрендә.

Петербур прокуратурасы район түрәләренең карарын канунсыз дип тапкан, әмма хакимият хезмәткәрләре прокуратураның бу карары белән килешмәгән.

Гаилә башлыгы район хакимиятенең карарына ризасызлык белдереп, мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG