Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан акчасына Петербурда Татар милли үзәге төзиячәкләр 


Петербур күренеше
Петербур күренеше

Үзәктә концерт һәм күргәзмә заллары, конференц-зал, бию һәм спорт заллары, гараж, китапханә булачак дип хәбәр ителә. 

Петербурның Красногвардейский районында Татар мәдәни-эшлекле үзәге барлыкка киләчәк. Бу хакта Петербур хакимиятенең сайтында хәбәр ителә.

Аны шәһәрнең "Дуслык" татар милли-мәдәни автономиясе төзергә ниятли.

Үзәктә концерт һәм күргәзмә заллары, конференц-зал, бию һәм спорт заллары, гараж, китапханә булачак дип хәбәр ителә.

Төзелешне Татарстан бюджеты акчаларына һәм бюджеттан тыш чыганаклар хисабына башкарырга ниятләнә.

14 декабрьдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Петербурга килде. Ул Петербур губернаторы Александр Беглов белән очрашырга ниятли.

Рөстәм Миңнеханов Петербур тау университетына барачак, анда Татарстанда минераль чимал комплексы өлкәсендә төбәк компетенцияләр үзәген оештыру турындагы килешү имзаланачак диелә хәбәрдә.

Шулай ук Татарстан президенты төзекләндерүдән соң яңартылган Татар милли мәдәният үзәгендә булыр һәм татар җәмгыяте активистлары белән очрашыр дип ниятләнә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG