Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тувада 80гә якын кадет агуланып хастаханәгә эләккән 


Архив фотосы
Архив фотосы

Алар сыйфатсыз ризык аркасында яки ашар алдыннан кулларын юмау сәбәпле агуланган булырга мөмкин диелә.  

Тувада интернат-мәктәптә тәрбияләнүче 79 бала "ризык белән агулану" диагнозы белән хастаханәгә эләккән. Роспотребнадзорның беренчел фаразына күрә, бу хәл ике төрле сәбәп аркасында булырга мөмкин – сыйфатсыз ризык яки ашар алдыннан тиешенчә кулны юу мөмкинлеге булмау. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәктәге идарәсенә сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итә.

Республика башлыгы Владислав Ховалыг әйтүенчә, хастаханәгә "Тува кадет корпусы"нда тәрбияләнүчеләр урнаштырылган. Аларның хәле "канәгатьләндерерлек" дип бәяләнә, "25 бала медицина хезмәткәрләренең югары игътибарын таләп итә", дип искәрткән Ховалыг.

Тува сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш инфекционисты Чечек Ондар сөйләвенчә, балаларның температурасы 38 градустан да югарырак күтәрелгән, косу, зәгыйфьлек, өшү кебек билгеләр күзәтелгән. Әлегә хастаханәдән бер генә баланы чыгарганнар.

Роспотребнадзорның төбәктәге идарәсе башлыгы Людмила Салчак сүзләренчә, бу интернатта оештырылган беренче тикшерү очрагы гына түгел. Оешманың элегрәк биргән күрсәтмәләрен биредә үтәмәгәннәр, шул исәптән балаларның ашар алдыннан кулларын юуын тәэмин итмәгәннәр.

Интернатның сентябрь аенда яллаган азык-төлек белән тәэмин итүчесе Роспотребнадзорга үз азык-төлегенең тиешле сыйфатта булуы турындагы документларны күрсәтә алмаган. Роспотребнадзор хезмәткәрләре әзер ризыкларның тәүлеклек үрнәкләрен алып, Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә экспертизага озаткан.

Кадет корпусындагы ашханә һәм азык-төлек урыны бикләнгән, интернатта бер атналык карантин игълан ителгән.

Кызыл шәһәре прокуратурасы һәм Эчке эшләр министрлыгының җирле идарәсе дә тикшерү башлаткан.

Агулану булганчы, беничә көн генә алдан Туваның прокуроры Сергей Дябкин мактаулы кунак буларак кадет корпусына килгән һәм укучыларны кадетка багышлау һәм аларның ант кабул итүе тантанасында катнашкан булган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG