Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия тышкы эшләр министры Әрмәнстан белән мөнәсәбәтләрнең җайга салына башлавын белдерде 


Мәүлет Чавушоглу
Мәүлет Чавушоглу

Хәзерге вакытта Төркия белән Әрмәнстан арасында дипломатик мөнәсәбәтләр юк, ике ил арасындагы чик 1993 елдан бирле ябык. 

Мөнәсәбәтләрне җайга салырга тырышу уңаеннан Төркия һәм Әрмәнстан икесе дә махсус вәкилләрен билгеләячәк. Бу хакта Төркиянең тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу сүзләренә сылтама белән Reuters агентлыгы хәбәр итә.

Әлеге белдерү 13 декабрьдә Төркия парламентының дәүләт бюджетына кагылышлы утырышында ясалган. Мәүлет Чавушоглу искәртүенчә, Әрмәнстан белән мөнәсәбәтләр турындагы мәсьәләдә Төркия тарафы Азәрбайҗан белән киңәшләшкән һәм алга таба да үз гамәлләрен Баку белән килештереп барачак.

Махсус вәкилләрен кайчан билгеләргә ниятләүләре турында министр әйтмәгән. Әмма шул ук вакытта Истанбул белән Ереван арасындагы чартер очышларының якын арада торгызылачагын хәбәр иткән.

Тышкы эшләр министры Әнкара белән Бакуның төбәктә тынычлык һәм тотрыклылыкка ирешү өчен дипломатик көч куюын искәрткән.
Азатутюн Радиосы (Азат Европа/Азатлык радиосының Әрмәнстандагы хезмәте) язуынча, Чавушоглуның белдерүен мәҗлестәгеләр алкышлар белән каршы алган.

Ереван Төркиянең тышкы эшләр министры чыгышын уңай бәяләгән. Әрмәнстан тарафының диалоглар алып бару өчен үз махсус вәкилен билгеләячәген Ереванда да расладылар.

Әрмәнстан тышкы эшләр министрлыгының матбугат сәркатибе Ваан Унанян сүзләренчә, Әрмәнстан алдан сөйләшенгән шартларсыз да һәрвакыттагыча Төркия белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга әзер. Матбугат сәркатибе моның Әрмәнстан хөкүмәте програмында да язылган булуын искәрткән.

Хәзерге вакытта Төркия белән Әрмәнстан арасында дипломатик мөнәсәбәтләр юк. Ике ил арасындагы чик 1993 елдан бирле ябык. Бу төрле хәлләр белән бәйле, аерым алганда Госманлы империясендә әрмәннәргә карата геноцид булуын халыкара тануларына Төркия кискен җавап бирә, Әнкара геноцидны кире кага.

  • 1915-16 елларда Госманлы империясе территориясендә яшәүче бер миллион ярымга кадәр әрмән вафат булган. Аларның күбесе хакимиятләр фәрманы белән үтерелгән дип саный тикшеренүчеләр. Әрмәннәргә карата геноцидны дөньяның 33 иле таный. Әнкара вакыйгаларга бирелгән бу бәяләмәне кире кага, дәүләтнең әрмән халкын максатчан рәвештә үтерү сәясәте булмады ди.
  • 2009 елда Төркия һәм Әрмәнстан элемтәләрне торгызу һәм чикләрне ачу турында тынычлык килешүе имзалаган иде, тик килешүгә юридик көч бирелмәде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG