Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналист Земфира Гыйлметдинова вафат


Земфира Гыйлметдинова
Земфира Гыйлметдинова

Берничә ай элек ул Казан башкарма комитетының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе вазифасына күчкән иде. 

15 декабрь иртәсендә күренекле журналист, язучы Земфира Гыйлметдинова вафат булган. Бу хәбәрне Азатлыкка Казан башкарма комитетында расладылар.

Аның онкология авыруы булган, соңгы айларда коронавирус йоктырып, хастаханәдә озак яткан. Ковидтан дәваланып чыкканнан соң, яңадан хастаханәгә салганнар һәм РЖД хастаханәсенең реанимациясенә күчергәннәр. Реанимациядән чыгарырга тиеш булганда, 15 декабрь иртәсендә тромб барлыкка килгән.

Земфира Гыйлметдинова – билгеле журналист, алып баручы, язучы. "Сәхнә", "Казан утлары" һәм башка басмаларда эшләде, күп санлы мәдәни чараларны алып барды, әсәрләр иҗат итте. Соңгы елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат бүлеген җитәкләде.

Берничә ай элек Казан башкарма комитетының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе вазифасына күчте. Бу вазифада ул Казан мэриясенең туган телләр елына багышланган чараларын координацияләде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG