Accessibility links

Кайнар хәбәр

WHO Көньяк Суданда билгесез авырудан 89 кешенең үлемен тикшерә


Көньяк Суданда су басу
Көньяк Суданда су басу

Вафат булучыларның барысы да илнең көнчыгышындагы күптән түгел су басудан зыян күргән Джонглей штатында яшәгән. WHO белгечләре тикшерү уздырырга һәм авыруның таралу куркынычын бәяләргә тиеш.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы (WHO) ашыгыч җавап кайтару төркемен Көньяк Суданга юллаган, анда билгесез авырудан 89 кеше вафат булган. Бу хакта ВВС хәбәр итә.

Әлеге районда тупланган беренчел үрнәкләр моның табиблар фаразлаган холера авыруы булмавын күрсәткән. Вафат булучыларның барысы да илнең көнчыгышындагы күптән түгел су басудан зыян күргән Джонглей штатында яшәгән, әлеге су басу соңгы 60 ел эчендә иң көчлесе булган иде.

WHO белгечләре тикшерү уздырырга һәм авыруның таралу куркынычын бәяләргә тиеш дип белдергән басмага оешма вәкиле.

Көньяк Судандагы су басулар аркасында май башыннан бирле ярты миллионлап кеше зыян күргән һәм йортларын ташлап китәргә мәҗбүр булган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RLәсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Playкибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG