Бу елның языннан башлап русияләрнең АКШка һәм Европа берлегенә мөнәсәбәте яхшыруын дәвам итә. Бу "Левада" үзәгенең (Русиядә "ят агент" дип танылды) сораштыруы нәтиҗәләреннән күренә.
Быел май аенда сораштыруда катнашкан русияләрнең 54 проценты АКШка тискәре карашы турында белдергән, 31 проценты исә уңай мөнәсәбәттә торуын әйткән.
Ноябрьдә респондентларның 45 проценты АКШка карата яхшы, 42 проценты исә начар мөнәсәбәттә булуын әйткән. Социологлар искәртүенчә, шул рәвешле 2018 елның июленнән башлап беренче мәртәбә АКШка уңай мөнәсәбәттә торган русияләрнең саны аңа тискәре караучылардан артып киткән.
Европа берлегенә уңай караган русияләрнең саны соңгы ярты елда 10 процент пунктына үсеп, 48 процентка җиткән. Европа берлегенә тискәре карашта булуын ноябрьдәге сораштыруда катнашучыларның 38 проценты белдергән.
Элегрәк "Левада" үзәге хәбәр иткәнчә, сораштыруда катнашкан русияләрнең 75 проценттан артыгы, рус-украин мөнәсәбәтләрендәге хәзерге киеренкелекнең Русия һәм Украина арасындагы сугышка кадәр барып җитү ихтималы бар дип белдергән.
Шул ук вакытта сораштыруда катнашканнарның күбесе әлеге киеренкелектә АКШ һәм НАТО илләре гаепле дип саный. Респондентларның 16 проценты җаваплылыкны – Украинага, 7 проценты исә Русиягә яки Донбасстагы ул хуплый торган сепаратистларга йөкли.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!