Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сокуров Путин белән бәхәсе өчен гафу үтенде һәм гомеренә куркыныч янавына зарланды


Александр Сокуров
Александр Сокуров

Сокуров фикеренчә, аның гомеренең гарантиясе булып бу хәлгә Путинның тыкшынуы гына тора ала.

Режиссёр Александр Сокуров Русия президенты Владимир Путин белән бәхәсе өчен гафу үтенгән һәм үзенә килгән янаулар турында сөйләгән. Ул моны президентның Кеше хокуклары шурасы башлыгы Валерий Фадеевка мөрәҗәгатендә язган диелә. Бу хакта документка сылтама белән РБК хәбәр итә. РБК язуынча, Путин сүзчесе Дмитрий Песков, андый куркыныч булган очракта, Путинның Сокуровны якларга әзер булуын белдергән.

Хатында режиссёр 9 декабрьдә Русия кеше хокуклары шурасы әгъзалары белән очрашуда Путин белән бәхәсе өчен гафу үтенгән. "Миңа бу тәртибемә карата президент сүзчесе Дмитрий Песковның ачулы җавабын күрсәттеләр. Ул хаклы, мин дилетант һәм, күрәсең, андыйларның урыны — шура кебек хөрмәтле мохит түгелдер" диелгән хатта.

Сокуров Русиядә "президент шурасы әгъзасының абруен һәм намусын" Русиядә беркем дә якламаячак дип язган. Янаулар турында режиссёрга дуслары сөйләгән. Сокуров фикеренчә, аның гомеренең гарантиясе булып бу хәлгә Путинның тыкшынуы гына тора ала.

"Әгәр безнең илдә журналистика – куркыныч шөгыль икән, нишләп дәүләт киңәшү оешмасында әгъза булу аеруча якланырга тиеш?" диелгән хатта.

Режиссёр хатның чынлыгы турында РБКга шәрехләмә бирмәгән. Фадеев исә Сокуровны тынычландырырга тырышуы турында хәбәр иткән һәм башка фикер белдерүдән баш тарткан.

9 декабрьдә Русия президенты Владимир Путин Кеше хокуклары шурасы әгъзалары белән онлайн-очрашуда Шураның әгъзасы, кинорежиссёр Александр Сокуров белән бәхәскә кергән иде. Сокуров Русиядәге күпсанлы проблемнар хакында әйтте һәм илне үзгәртергә кирәк булуын белдерде.
Очрашуда Сокуров шулай ук Кавказдагы төбәкләрне Русиядән аеру мәсьәләсенә дә кагылган иде.

10 декабрьдә Дмитрий Песков Сокуровның сүзләре "профессиональ түгел" иде дип белдерде. Сокуров чыгышы аркасында Чечня парламенты башлыгы Магомед Даудов Русия баш прокуратурасына мөрәҗәгать итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG