Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан җәмәгать транспортында QR-код тәртибен әлегә гамәлдә калдыра


Татарстанда авырулар кимү сәбәпле Яңа ел бәйрәме алдыннан коронавирус чикләүләрен йомшартырга җыеналар, әмма җәмәгать транспортында QR-код тәртибе әлегә гамәлдә кала.

Татарстанда ковид-һоспитальләрдә ятакларны ике тапкырга киметкәннәр. Бу хакта 17 декабрьдә Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында белдерде.

— Коронавирус йоктыручылар саны кимү сәбәпле, ятакларны киметәбез. Авырулар күп булган вакыт белән чагыштырганда, аларны ике тапкырга диярлек азайттык. Хәзерге вакытта 3,5 мең ятак бар. Хастаханәләрнең бер өлеше гадәттәгечә эшли, - диде ул.

Шул ук вакытта Татарстанда COVID-19дан вакцина ясатучылар кимегән. Роспотребнадзор вакциналау кампаниясен ел ахырына кадәр башкарып чыга алмавын әйтте.

— Без вакцина ясау кампаниясен декабрь аенда тәмамларга теләгән идек. Шулай да, бүген без вакцина кадатучылар санының нык кимүен күрәбез. Бу эшне без гыйнвар аенда төгәлләрбез дип өметләнәм, - диде Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы Марина Патяшина.

Узган тәүлектә Татарстанда 6 мең кеше вакцина кадаткан. Бүгенгә республикада вакцина ясатучыларның саны 2 млн 251 мең кешегә җиткән. Хәзер вакциналанганнар саны 74 процентка җиткән. Шул ук вакытта, стопкоронавирус.рф мәгълүматларына караганда, Татарстанда күмәк иммунитет 47,9 процент дәрәҗәсендә тора.

Татарстанда COVID-19 йоктыручылар кимү сәбәпле, Яңа елга кайбер чикләүләрне йомшартырга җыеналар, әмма җәмәгать транспортында QR-код тәртибе әлегә гамәлдә кала.

— Яңа елга кадәр транспортта QR-код тәртибе бетерелмәячәк, аннан соң күз күрер, диде Патяшина.

Төгәл кайсы чикләүләрнең йомшартылуы турында сүз барганы әйтелмәде. Якын көннәрдә Татарстан хөкүмәте махсус карар чыгарыр дип көтелә. Балалар бакчаларында узучы чыршы бәйрәмнәренә вакцина ясаткан, яисә коронавирус белән авырган ата-аналарны гына кертәчәкләр. Театральләшкән тамашаларга QR-код белән керергә рөхсәт ителәчәк, әмма тамашачылар саны зал сыйдырышлыгының 70 процентыннан артмаска тиеш.


Рәсми саннарга караганда, соңгы атнада Татарстанда коронавирус йоктыручылар 18 процентка кимегән. Узган тәүлектә республикада 108 яңа очрак теркәлгән диелә. Рәсмиләр пандемия башыннан Татарстанда COVID-19дан 1 363 кеше үлүен белдерә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG