Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роспотребнадзор: Татарстанда COVID-19 белән авыру 40 процентка кимегән

Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сүзләренчә, моңа халыкны вакциналау сәбәп булган.  

Татарстанда узган атнада коронавирус йоктыруның ачыкланган очраклары саны 40 процентка кимегән.

Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте, дип яза ТАСС.

"Соңгы атналарда эпидемиологик вазгыять тотрыкланды, инде дүрт атна дәвамында коронавирус инфекциясе белән авыручыларның саны кимүен күзәтәбез, соңгы атнада аеруча түбәнәю булды – минус 40 процент", дигән Патяшина

Җитәкче сүзләренчә, тотрыклылыкка халыкка вакцина ясау сәбәп булган. 21 декабрьгә өлкән халыкның 74 проценты вакциналанган. "Бу безгә Яңа ел бәйрәмнәрен, башлыча балалар өчен булганнарын уздырудан баш тартмаска мөмкинлек бирде. Әмма куелган таләпләр шарты белән", дигән Патяшина.

Рәсми саннарга күрә, Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 97 яңа очрагы теркәлгән. Барлыгы 2 263 411 кеше вакциналанган, аларның 1 859 124-е вакцинаның икенче дозасын ясаткан.

Алданрак Татарстанның гомуми туклану оешмаларына Яңа елда сәгать төнге 3кә кадәр эшләргә рөхсәт ителде, әмма транспортта QR-код куллануны гамәлдән чыгару турында әлегә сүз юк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG