Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар активисты Хакасиядә тоткарланган казакъ журналистын яклап баш прокурорга мөрәҗәгать итте


Наил Нәбиуллин Хакасия республикасында тоткарланган казакъ журналистын яклап Русия баш прокурорына мөрәҗәгать юллаган.

Күптән түгел Төркиядән Хакасиягә аз санлы халыкларның тормышы турында репортаж ясарга килгән казакъ журналисты Назгөл Кенжетайны һәм аның ирен тоткарлаганнар иде. Эчке эшләр министрлыгы фаразына күрә, блогерлар аккредитациясез эшләгән. Журналистка штраф салганнар һәм Русиядән депортацияләү турында карар чыгарганнар.

"Төрки караш" газеты баш мөхәррире, "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин Хакасия республикасында тоткарланган казакъ журналисты һәм блогеры Назгөл Кенжетайны һәм аның операторы Эмин Караджакны яклап, Русия баш прокуроры Игорь Красновка мөрәҗәгать юллаган.

Алданрак "Сибирь.Реалии" Хакасиядә экстремизмга каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләренең Төркиядән килгән ике блогерны тоткарлавы турында хәбәр иткән иде. Алар Хакасиягә туристлар буларак килгән һәм төрки халыкларның тормышы турында фильм төшергән.

"Хәзерге вакытта аз санлы халыкларның тормышы аз өйрәнелгән, шул исәптән Хакасиядә дә. Шуңа күрә Себернең аз санлы халыклары тормышы, көнкүреше, тарихы һәм мәдәнияте турында репортажлар төшерергә килгән туристлар һәм блогерлар зур мәдәни-агарту эшләре башкара. Журналистларны сак астына алу, штрафлар салу кебек чаралар артык кырыс чара гына түгел, туристларны җәлеп итүгә тискәре йогынты ясарга, аларны куркытырга мөмкин. Әгәр хәзер җирле халыкның тормыш рәвешен фотога-видеога төшергән һәр кешене тоткарлый башласалар, анда кем барачак? Әгәр аз санлы халыклар мәдәнияте турында сөйләмәсәләр, алар турында безнең балалар һәм оныклар каян беләчәк?" диелгән мөрәҗәгатьтә.

Кенжатай Сибирь.Реалиига тоткарланганнан соң куәт оешмалары вәкилләренең телефоннарны тартып алып, адвокат белән элемтәгә чыгарга рөхсәт бирмәвен, шулай ук, җиһазларындагы барлык видеоларны сөртүен сөйләгән иде.

"Аларның фото һәм видеоматериалларын сөртү – авторлык хокукларын бозу булып тора, Русия гражданнар кодексында әсәрнең кагылгысызлыгын яклаучы 1266нчы маддә бар. Назгөл Кенжетайны тоткарлау һәм илдән чыгару - кеше хокукларын тупас рәвештә бозу булып тора, шул ук вакытта аны сак астына алуларын артык кырыс һәм кирәксез чара дип саныйбыз" диелгән Наил Нәбиуллинның баш прокурорга мөрәҗәгатендә.

Наил Нәбиуллин Игорь Красновтан бу эшне тикшерүне, журналистларның хокуклары бозылу-бозылмау фактларын карауны һәм якын арада Абакан мәхкәмәсенең карарына каршы чыгуын сораган.

"Моны тиз арада башкаруын сорадык, чөнки шикаять бирү вакыты нибары ун көн. Безнең фикеребезчә, журналист һәм блогер Назгөл Кенжетайның хокуклары шактый бозылган һәм аның кулга алынуын без канунсыз дип саныйбыз. Безнең фикеребезчә, ул азат ителергә, аның блогер эшчәнлегенә дә, сәяхәт итүенә дә бернинди киртәләр булмаска тиеш. Аңа адвокат табарга, тәрҗемәче табарга мөмкинлек бирмәгәннәр, хокуклары бозылган, без моның белән риза түгел", дип белдерде әлеге уңайдан мөрәҗәгать авторы Азатлыкка.

17 декабрьдә Хакасия республикасының Абакан шәһәр мәхкәмәсе Назгөл Кенжетайны административ хокук бозуда гаепле дип тапкан иде, аны чит ил ватандашының Русиягә керү кагыйдәләрен кабат бозуы маддәсендә гаепле таныганнар.

Мәхкәмә Назгөл Кенжетайга 5 мең сум штарф салган һәм аны Русиядән депортацияләнергә тиеш дип карар чыгарган. Депортацияләнүгә кадәр Кенжетай мәхкәмә карары нигезендә эчке эшләр министрлыгының Абакандагы чит ил ватандашларын вакытлыча тоту үзәгенә урнаштырылган дип хәбәр ителде.

Эчке эшләр министрлыгы фаразына күрә, блогерлар мәгълүмат чарасы өчен видео төшергән, әмма аккредитациясез эшләгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG