Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә коронавирустан "Мир 19" даруы теркәлгән


Аны "кызыл зонада"гы авыруларда сынаганнар. Әлегә ул хастаханәләрдә генә кулланыла ала, дару кешенең геннар җыелмасына кагылмый гына, вирусның үрчү өчен җаваплы булган РНКларын сайлап алып юк итә.

Русиянең сәламәтлек саклау министрлыгы хастаханәләрдәге авыруларны дәвалау өчен "МИР 19" ингаляция препаратын теркәгән. Бу хакта даруны уйлап тапкан Федераль медицина-биология агентлыгының (ФМБА) матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дару кешенең геннар җыелмасына кагылмый гына, вирусның үрчү өчен җаваплы булган РНКларын сайлап алып юк итәргә тиеш.

Җитештерүче белдерүенчә, даруны клиник сынаулар аның куркынычсыз һәм нәтиҗәле булуын дәлилләгән.

Дару коронавирус хастаханәсендәге "кызыл зонада" яткан, урта дәрәҗәдә авырган авырулар арасында сыналган.

Тикшеренүләр вакытында, стандарт терапия белән чагыштырганда, даруның нәтиҗәлерәк булуы дәлилләнгән дип искәртелә.

ФМБА башлыгы Вероника Скворцова "МИР 19"ның әлегә хастаханәләрдә генә кулланыла алуын белдерде. Шулай ук ул даруны даруханәләргә сатарга чыгару һәм ковид белән чирләүнең башлангыч чорларында куллана алу өчен агентлыкның тикшеренүләрне дәвам итәргә ниятләвен искәртте.

Скворцова даруны коронавирусның төрле штаммнарына каршы универсаль дип атады.

Октябрьдә Американың Merck фармацевтика ширкәте дә коронавируска каршы даруны сынауларның уңышлы тәмамлануын хәбәр иткән иде. Молнупиравир препараты дару төймәләре рәвешендә кулланыла диелде. Аны коронавирус йоктыруның беренче билгеләре күренгәч, биш көн эчендә эчәргә киңәш ителә. Дәвалану курсы биш көн.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG