Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә КФУ ректоры Илшат Гафуровны ике айга сак астына алган


Илшат Гафуров мәхкәмәдә
Илшат Гафуров мәхкәмәдә

Ул 2022 елның 21 февраленә кадәр сак астында калачак. Гафуровка сак астына алу белән бәйле булмаган чикләү чарасы сайлау турындагы үтенеч мөрәҗәгатен хөкемдар кире каккан.

Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе Казан федераль университеты (КФУ) ректоры Илшат Гафуровны 2022 елның 21 февраленә кадәр сак астына җибәргән.

"Яклау тарафының Гафуровка сак астына алу белән, шул исәптән йорт сагы белән бәйле булмаган чикләү чарасы сайлау турындагы үтенеч мөрәҗәгате кире кагыла", дип белдергән хөкемдар Евгения Николаева.

Басман мәхкәмәсендәге утырыш 22 декабрьдә кичке сәгать сигезләр тирәсендә генә башланды. Гафуров һәм аның ике адвокаты өч сәгатьтән артык өч томнан торган эш материаллары белән танышкан дип искәртелә.

КФУ ректорына Җинаять кодексы 105нче маддәсенең берничә бүлеге нигезендә (яллап кеше үтерү белән бәйле) гаепләү белдергән.

Илшат Гафуровны ФСБ хезмәткәрләре 21 декабрь "УНИКС" концертлар залыннан "Ел студенты" премиясе тантанасыннан чыкканда тоткарлаган. Аның кабинетында, өендә тентү узган, төнлә махсус очкычта аны Мәскәүгә алып киткәннәр. Тоткарлау турында 22 декабрьдә иртән генә билгеле булды. КФУ матбугат хезмәте дә аңлатма бирмәде.

Илшат Гафуров озак еллар дәвамында Алабуга мэры булып эшләде. 2010 елда кинәт кенә КФУ ректоры итеп билгеләнде. Аның артында Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев тора дигән сүзләр күп йөрде. 2012 елда "Новая газета"да күләмле мәкалә дөнья күрде. Анда Гафуровның Алабугада эш иткән 29нчы комлекс бандитлары белән элемтәдә булуы, 1999 елда Алабуга шәһәр думасы депутаты, эшмәкәр Айдар Исрафиловның атып үтерелүендә катнашы булуы турында языла. Мәкаләне журналист, Шәймиевның элекке сүзчесе Ирек Мортазин язган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG