Бөтентатар иҗтимагый үзәге дөньядагы барлык татарлар үзләрен яклауны сорап мөрәҗәгать белән чыккан иде. Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) Русия һәм Татарстан җитәкчелегенә, парламентларына мөрәҗәгать әзерли. Ул алдагы атнада кабул ителәчәк. Аңа кадәр Башкортстан ТИҮе идарәсе әгъзасы Алмаз Хәбибуллин ялгыз пикет уздырды. Ул Уфаның Тукай мәйданында "Бөтентатар иҗтимагый үзәге – татарны яклаучы оешма!" дип язылган шигарь күтәреп торды.
"Мине урамга Казанда Татар иҗтимагый үзәгенә карата барган басым мәҗбүр итте. Хакимияткә өметебез тәмам югалып бара, чөнки барлык таләпләр, мөрәҗәгатьләр җавапсыз кала. Хакимият безне ишетми, ишетсә дә җавап буларак үз мәнфәгатьләре өчен көрәшүчеләрне экстремистлыкта гаепли ала. Бүген мин бу шигарем белән хакимияткә түгел, ә татар җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать итәм. Татарлар, әйдәгез, тел, дин, мәгариф, мәдәнияткә хокукларыбызның бозылуына күз йоммыйк. Без бергә үз мәнфәгатьләребез өчен көрәшергә тиеш", ди Хәбибуллин.
Аның сүзләренчә, Татар иҗтимагый үзәгенә басым – ул татарга басым.
"Шуны ТИҮгә йөрмәгәннәр дә аңласын иде. ТИҮ оешуының беренче көненнән үк дәүләтчелек, мөстәкыйльлек өчен көрәште. Кануннар кырысланды, хыяллар челпәрәмә килеп бара, инде татарның соңгы терәге булган бу оешманы да бетермәкчеләр. Моңа юл куярга ярамый. ТИҮ артында миллионнарча татар торуын аңлатырга кирәк.
Бөтентатар иҗтимагый үзәгенә карата басым – ул безгә, Башкортстан ТИҮенә дә басым. Чөнки ул гамәлдән чыгарылган очракта безне дә бетерүләре ихтимал. Шуңа бу каршылык чарасы Башкортстан Татар иҗтимагый үзәген дә яклау булып тора. Дөрес, Башкортстанда Татар иҗтимагый үзәге рәсми теркәлүе гамәлдән чыгарылуга карамастан, ул бар, эшли, атна саен җыелып торабыз. Безне әлегә кысмыйлар. Оешмабызның ишекләре һәркем өчен ачык", диде Алмаз Хәбибуллин.
Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге
- 1988 елда Башкортстан татарлары милли хәрәкәте башында торучы Йосыф Гәрәй, Айдар Хәлим, Фәрит Габдрәхим, Марат Фәтхлисламов, Нил Бәдретдинов һәм башкалар тарафыннан Уфада "Галимҗан Ибраһимов исемендәге Татар мәдәниятен сөючеләр клубы" оештырыла.
- Башкортстан Татар иҗтимагый үзәген оештыру корылтае 1989 елның 14 гыйнварында Уфаның Резин техник эшләнмәләр мәдәният сараенда уза. Башкортстан Министрлар советында аның низамнамәсе теркәлә. Кыска гына вакыт эчендә аның ике дистәгә якын бүлекчәсе ачыла.
- Кәрим Яушев җитәкләген елларда идарәгә академик Хәмит Гыйззәтуллин, фән докторы Радик Сибәгатов, фән кандидаты Риф Мөхәммәтҗанов, шагыйрь Фәрит Габдрәхим һәм башка күренекле кешеләр керә.
- Оешма уздырган тәүге иң зур чара – 1990 елның 15 октябрендә үткән Уфаның Нефтьчеләр мәдәният сараенда Башкортстан татарлары проблемнарына һәм Явыз Иван гаскәрләренең Казан ханлыгын басып алу көненә багышланган митинг. Анда җыелган меңнәрчә кеше Казанны саклаганда шәһит киткән татарларның рухын аягүрә басып искә алды.
- Соңрак төрле елларда ТИҮ белән Марат Рамазанов, Айрат Гыйниятуллин, Заһир Хәкимов һәм башкалар җитәкчелек итә. Бүгенге көндә аның рәисе Кадерле Имаметдинов.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!