Мәскәүдән Казанга кадәр төзелүче югары тизлекле магистраль баштарак ниятләнгән суммадан 200 миллиард сумга кыйммәтрәк булачак, дип белдергән Русия вице-премьеры Марат Хөснуллин "Ведомости"га.
Алданрак проект 623 миллиард сум булыр дип бәяләнгән иде.
Хөснуллин моны металлга бәя кыйммәтләнүе (30 миллиард сумга) һәм төзүчеләргә түләнгән хезмәт хакының артуы (46 миллиард сумга) белән аңлаткан. Машина юлы 15 километрга озынайган, моннан тыш, ул узачак юлда карстлы тау токымнары табылган.
М12 трассасын 2021 елда төзи башладылар һәм 2024 елда тәмамларга ниятлиләр. Декабрь уртасында Русиянең финанс министры Антон Силуанов проект кыйммәтләнсә дә, машина юлын төзеп бетерәчәкләрен әйткән иде. Хөснуллин ноябрьдә дә М12не төзүнең кыйммәтләнүе турында әйтте, әмма суммалар кимрәк иде: 12-14 миллиард сум турында сүз барды.
Алдан ниятләнгән кебек үк, М12 югары тизлекле магистрале Мәскәүне Казан һәм Түбән Новгород белән тоташтырачак, ул "Европа-Көнбатыш Кытай" дәүләт проектының бер өлеше булып тора. Юл өлешчә Владимир, Муром, Арзамас, Сергач, Канаш, Шәле аша салыначак.
Төзелешне 2024 елда төгәлләргә ниятлиләр. Машина юлында рөхсәт ителгән 130 километр тизлек белән Мәскәүдән Казанга кадәр 6,5 сәгатьтә килеп җитәргә мөмкинлек булачак. Инвестицияләр якынча 730 миллиард сум дип бәяләнә.
Юлда озынлыгы якынча өч километр булган өч күпер булачак, шул исәптән ул Казан тирәсендәге Идел елгасы аша да салыначак.
Хөкүмәт һәм белгечләр исәпләүләренә күрә, Югары тизлекле трассаны төзү, 2050 елга Татарстанда тулай төбәк продуктының 146 миллиард сумга артуына китерәчәк.
Мәскәү-Казан магистраленнән үтүнең бәясе – бер километр өчен 2,5 сум булачак. Бөтен юлны җиңел машинада узу 1600 сумга төшәчәк.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!