Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртиядә ашыгыч рәвештә боралак төшеп утырган, ул Казаннан булган дип фаразлана 


Юлчы һәм очучы тән җәрәхәтләре алган, үлүчеләр юк диелә. 

Удмуртиянең Якшур-Бодья районында җиргә каты итеп боралак төшеп утырган дип яза ТАСС, һава хезмәтләренә сылтама белән.

Аның төшкән урыны билгеле, урынга коткаручылар кузгалган диелә.
Республиканың хөкүмәт вәкиле Ярослав Семенов журналистларга әйтүенчә, боралак нефть үткәргечләрне тикшереп йөргән булган. "Экипаж "112" хезмәтенә үзе шалтыраткан. Урынга ашыгыч ярдәмнең реанимация, табиблар, фелдьшерлардан торган өч бригадасы чыкты" дигән ул.

Боралакта ике кеше булган, үлүчеләр юк, алар элемтәгә чыккан дип хәбәр иткәннәр төбәкнең транспорт прокуратурасында. ТАСС чыганагы сүзләренчә, очучы һәм юлчы тән җәрәхәтләре алган.

Беренчел мәгълүматларга күрә, боралак Казаннан очып киткән булган. Аның кемнеке булуы ачыклана. Боралак төшкән урынга коткаручылар чыккан диелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG