Русия тормыштан канәгать булучылар һәм булмаучылар арасындага аерма – бәхет индексы иң түбән булган биш ил арасына кергән. Бу хакта Gallup International бәйсез тикшеренү агентлыкларының халыкара берлеге уздырган глобаль сораштыру мәгълүматларыннан күренә.
Тикшеренүчеләрнең сорауларына дөньяның 44 иленнән 41 меңнән артык кеше җавап биргән.
Gallup-ны Русиядә тәкъдим итүче "Ромир" холдингы уздырган сораштыру барышында русияләрнең 17 проценты үз тормышларыннан канәгать түгеллеген, тагын алты проценты – нык канәгать булмавын белдергән. Сораштыруда катнашкан русияләрнең 36 проценты үзен бәхетле дигән, биш проценты тормышыннан бик канәгать булуын белдергән. Сораштыруларга күрә, русияләрнең 30 проценты канәгать тә түгел, канәгатьсез дә түгел.
Шул рәвешле Русиядә сораштырылганнарның 41 проценты үзен бәхетле дип, 23 проценты – бәхетсез дип саный. Бәхет индексы күрсәткече быел узган елгыга охшаш һәм соңгы ун елда иң түбән дәрәҗәдә 18 процент пунктында кала бирә.
2013 елда ул 24 процент пункты булган, 2014 елда кисәк кенә 59га кадәр үскән, аннан соң түбәнәя генә барган. Тикшерүгә күрә, бу күрсәткеч ягыннан Русия бары тик Гана, Әфганстан, Һонконг һәм Гыйракны гына узып киткән.
Gallup-ның соңгы сораштыруы нәтиҗәләренә күрә, бәхетнең иң югары индексы Колумбия, Казакъстан, Албания һәм Азәрбайҗан халкында теркәлгән. Латин Америкасы, Африка һәм Көнчыгыш Азиядә яшәүчеләр, кагыйдә буларак, бәхет индексы ягыннан алдынгылыкта, ә Европа, Якын Көнчыгыш һәм Русия халкы пессимистрак, диелгән тикшеренүдә.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!