Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республика хөкүмәтенең премьер-министрына Кино фонды оештыру өчен билгеле бер финанслау булдырырга кушкан.
"28 декабрь – Халыкара кино көне. Узган атнада без кинематографчылар белән очраштык. Бүген ныклы ышаныч белән башкорт киносы бар, ул бик кызыклы дип әйтә алабыз. Без кабул иткән мөһим карарларның берсе – Русиянең кино фондына охшаш Кино фонды булдыру, ул кызыклырак тәкъдимнәрне хуплаячак", дип белдергән Радий Хәбиров республика хөкүмәтенең 28 декабрьдә узган киңәшмәсендә.
Башкортстанның мәдәният министрлыгы мәгълүматына күрә, республика башлыгының кинематографчылар белән очрашуында 2022 елдан башлап, кинопроектларга ел саен 50шәр миллион сум бирүне күздә тоту карары кабул ителгән.
"Башкортстан" киностудиясе ел саен заманча кино җиһазлары белән җиһазландырылачак. Республиканың заманча кинотеатрлары булмаган 14 районында 2023 ел ахырына кадәр заманча яңартылган кинозаллар барлыкка киләчәк диелә.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!