Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья татар яшьләре форумы режиссер Михаил Панджавидзедан Тукай премиясен кире алуны сорый


Михаил Панджавидзе куйган "Алтын Казан" мюзиклыннан күренеш
Михаил Панджавидзе куйган "Алтын Казан" мюзиклыннан күренеш

Яшьләр форумы Панджавидзены социаль челтәрләрдә татарларга карата шовинист рухта чыгыш ясауда гаепли.

Дөнья татар яшьләре форумы театр режиссеры Михаил Панджавидзе Тукай бүләгенә лаек түгел дип белдерә. 2008 елда бирелгән бу премия режиссердан кире алынырга тиеш ди яшьләр Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка язган ачык хатта. Авторлар Панджавидзены социаль челтәрләрдә татарларга карата шовинист рухта чыгыш ясауда гаепли.

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында күп кенә спектакльләрне куйган Михаил Панджавидзе Facebook-та журналист Ольга Юхновскаяның Актаныш зиратында тәре кисү очрагы турында язмасы астында үз туган телләрендә сөйләшүче татарларны "толерант булмаган" кешеләр дип атады, татарлар "җирле милләтче кадрлар" аркасында шундыйга әйләнде дип белдергән иде. Туган телдә сөйләшүне ул татарларның сепаратизмга омтылышы билгесе диде. Режиссер шулай ук яшьләр соңгы арада бер-берсе белән аралашканда ешрак татарча сөйләшә дип белдерде.

Соңрак Панджавидзе ул язмасын сөртте, "Тулаем алганда миңа бу тема аңлашыла, беркем белән дә бу хакта фикер алышырга җыенмыйм", дип язып куйды.

2008 елда Панджавидзе Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә лаек булган иде. "Бу премия татар теленең символы булган шәхес хөрмәтенә булдырылган. Тукай гомере буе татар теленә дан җырлап, җәмәгаь эшлеклесе буларак менә шундый шовинизм һәм башкаларга карата түзем булмау күренешләренә каршы көрәшкән", дип искәртә яшьләр хатта.

Хатта шулай ук бүгенге дөньяда ксенофобиягә каршы көрәшкә зур игътибар бирелә диелә. Премияләрне кире алу да актив кулланыла, мәсәлән, ДНК ачкан өчен Нобель премиясе алган галим Джеймс Уотсонның расист сүзләре аркасында бөтен бүләкләре тартып алынды, дип яза авторлар.

"Бу әйбер безнең илдә дә кулланылырга тиеш. Русия Конституциясе илдә яшәүче барлык халыкларның тигез хокуклы булуын һәм ксенофобия пропагандалау ярамавын гарантияли. Тукай премиясе – шәхси проект түгел, дәүләт бүләге, ул татар теле үсеше өчен бирелә. Без татар телен һәм татар халкын мыскыл итүче кешеләр әлеге югары дәрәҗәдәге исемгә лаек түгел, дип саныйбыз" диелә мөрәҗәгатьтә.

Панджавидзе Тукай премиясен "Шагыйрь мәхәббәте" спектакле өчен алды. Моннан тыш, ул татар опера театрында "Борис Годунов", "Риголетто", "Мадам Баттерфляй", "Лючия ди Ламмермур", "Җәлил", "Евгений Онегин" һәм "Алтын Казан" спектакльләре чыгарды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG