Казанда 29 декабрьдә танылган журналист Елена Чернобровкина вафат булган. Бу хакта ул эшләгән "БИЗНЕС Online" сайты хәбәр итә.
Елена Чернобровкина 1980-90нчы елларда "Вечерняя Казань" газетында эшләде. Аннары "БИЗНЕС Online" сайтында 14 елга якын шеф-мөхәррир вазифасында булды, социаль һәм сәяси темаларны алып барды.
Ул шулай ук "Татарстанның демократик оппозициясе: 10 еллык юл" дигән китап авторы булып тора.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!