Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конституция мәхкәмәсе башлыгы Русиядә үлем җәзасы кире торгызылырга мөмкин дип фаразлый 


Валерий Зорькин
Валерий Зорькин

Зорькин фикеренчә, аңлы рәвештә кеше үтерүләр булган вакытта иң югары җәза чарасын куллану турындагы мәсьәлә ябык була алмый. 

Конституция мәхкәмәсе рәисе Валерий Зорькин Русиядә үлем җәзасының кире кайту ихтималы бар дип фаразлаган. Әмма вакыйгаларның мондый үсеш алуы икеле дип саный.

Зорькин үзенең мәхкәмә сайтында чыккан "Конституцион мәхкәмә эшчәнлеге: процедура һәм мәгънә" исемле яңа китабында, иң югары җәза төренә мораторий кертү – үз вакытында Русиянең хокук үзаңына хас булмаган кыйммәтләргә юл кую булды дип яза.

Зорькин фикеренчә, аңлы рәвештә кеше үтерүләр булган вакытта иң югары җәза чарасын куллану турындагы мәсьәлә ябык була алмый. Аның сүзләренчә, күп нәрсә Русиядәге гомуми хокукый вазгыятькә, "ныклы, үз-үзенә ышанган хокук тәртибе" булдыру эшендә илнең ни дәрәҗәдә алга китә алачагына бәйле.

Илдә үлем җәзасына мораторий кертелүен ул "тигезлекнең хокукый принцибы таләпләреннән читкә китү, юл кую" дип атаган.

"Илебезнең хокуктан читләшеп, үлем җәзасыннан принципиаль баш тарту яклы булган әхлакый һәм дини карашлар ягына басуы Русия өчен уңышлы узар дип бик өметләнәм", дип язган Конституция мәхкәмәсе башлыгы.

2017 елда Русиянең тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Русиядә үлем җәзасына мораторийны гамәлдән чыгару бары тик референдум нәтиҗәләре нигезендә генә була алыр иде дип белдерде.

Русиядә үлем җәзасы канун нигезендә гамәлдән чыгарылмаган. 1996 елдан, ил Европа шурасына кергәннән соң, Русиядә югары җәза төрен куллануга мораторий гамәлдә. 2009 елда Конституция мәхкәмәсе мәхкәмәләргә үлем җәзалары турында карарлар чыгаруны тыйды.

Русиядә соңгы үлем җәзасы 1996 елда гамәлгә ашырылган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG