Accessibility links

Кайнар хәбәр

2022 елда Татарстан Конституциясен үзгәртә башлаячаклар 


Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин

Шул исәптән республикада президент институтын бетерү дә көтелә. Татарстан кануннарын федераль канунга тәңгәлләштерү өчен республика парламентында Марат Әхмәтов җитәкчелегендә эшче төркем төзеләчәк. 

2022 елда Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертеләчәк. Бу хакта 29 декабрьдә Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән очрашуда белдерде. Республика кануннарын президент институтын юкка чыгарган төбәк хакимияте турындагы федераль канунга тәңгәлләштерәчәкләр. Моның өчен Татарстан парламентында депутат Марат Әхмәтов җитәкчелегендә эшче төркем төзеләчәк.

"Русия субъектында югары вазифадагы зат (Татарстан президенты) атамасына кагылышлы конституцион норманы үзгәртү соравы да, башка төзәтмәләр дә бер канунда булачак. Аның вакытлары әлегә билгеләнмәгән. Бу эшне июнь яки май аенда тәмамларбыз дип әйтә алмыйм. Җитди эш көтелә", диде ул.

Татарстан Дәүләт шурасы төбәк хакимияте турындагы федераль канунны хупламавына карамастан, Русия думасы республика тәкъдимнәрен исәпкә алмады. Татарстан тавышын ишетмәделәр, диде Рөстәм Миңнеханов канун турында үз фикерен белдереп.

Алга таба Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов киләчәктә кем дип аталачагын Мөхәммәтшин әйтә алмады.

Киләсе ел башыннан Татарстан Конституциясен федераль кануннарга тәңгәлләштерү эшен Марат Әхмәтов җитәкчелегендә эшче төркем алып барачак. Мөхәммәтшин сүзләренчә, Татарстан кануннарына 100дән артык төзәтмә кертергә кирәк.

Татарстан президенты институтын юкка чыгаручы федераль кануннан тыш, Русия җирле үзидарә системын үзгәртү турында канун өлгесен әзерләде. Узган атнада аны Татарстан депутатлары хуплады. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, әлеге канун җирле депутатлар санын киметүне, кечкенә авылларны берләштерүне, старосталар барлыкка китерүне күзаллый.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG