Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киноханә: 2022 елның иң көтелгән 22 фильмы


2021 елда кино өлкәсе тернәкләнә, локдауннардан соң кинотеатрлар тотрыклы табыш ала башлады, "Үрмәкүч-кеше" фильмы $1 миллиардтан артык акча казана алды. Белгечләр 2022 елда бу тенденция дәвам итәр, кино элекке дәрәҗәдә каралыр дип көтә. Без бу елның иң кызыклы премьераларын барладык.

Әлеге исемлек "IMDb" һәм "Кинопоиск" сайтларында фильмнарны көтү рейтингы нигезендә төзелгән. Биредә күпчелекне блокбастер һәм киң аудиториягә юнәлгән фильмнар тәшкил итә. Башка көтелгән фильмнар һәм автор кинолары белән "Киноханә" шәлкеме ел дәвамында таныштырып торачак.

1. The King's Man

  • Русиядә 13 гыйнварда көтелә

Бу фильм узган елның башында чыгарга тиеш булса да, пандемия аркасында ул берничә тапкыр күчерелде. Бу танылган һәм шактый популярлык казанган Kingsman фильмнар сериясенең өченче киносы. Төп рольләрне Харрис Дикинсон, Рэйф Файнс, Даниэль Брюль башкара.

"Kingsman" – "супер шымчылар" оешмасы, алар яшерен рәвештә кешелеккә хезмәт итә. Фильм оешма тарихында иң сәләтле агентларның берсе, Оксфорд герцогы улы Конрад тирәсендәге вакыйгаларны тасвирлый. Англиягә хезмәт итәргә теләгән яшь егет шымчылар һәм үтерүләр дөньясына килеп эләгә.

2. Морбиус (Morbius)

  • Русиядә 27 гыйнварда көтелә

Sony студиясе, Marvel уңышына сокланып, үзенең галәмен булдыруын дәвам итә. Үрмәкүч-кеше һәм Веном яшәгән дөньяда яңа персонаж барлыкка килә: Мобиус. Аның ролен Джаред Лето башкара. Фильм вакыйгалары киләчәктә Веном һәм Үрмәкүч-кеше фильмнарына бәйле булачак, дип көтелә.

Майкл Морбиус балачактан сирәк кан авыруыннан газап чигә, гомере буе ул шул авырудан дәва эзли. Һәм менә ул котылу юлын ярканатлар канында күрә һәм куркыныч экспериментка җөрьәт итә. Бу көтелмәгән нәтиҗәгә китерә, Морбиус албастыга әйләнә.

Игътибар: куркыныч фильм трейлеры

3. Беленмәгән (Uncharted)

  • Русиядә 10 февральдә көтелә

Шулай ук узган ел ук чыгарга тиешле фильм. Пандемия сәбәпле ул 2022 елның башына күчерелде. Кино Uncharted дип аталган һәм шактый популяр булган уеннар сериясенә нигезләнеп төшерелгән. Серия 9 уеннан тора, дөнья буйлап аларның берничә дистә миллион рәсми копиясе таралган.

Күренекле пират капитаны Френсис Дрейк күпсанлы хәзинәләр туплаган булган, хәзер инде аның үлеменнән соң 400 ел узган. Аның нәселеннән булган Натан Дрейк (Том Һолланд) бабасы хәзинәләренә юл ачкан артефактка ия була, һәм Тын океан суларында югалган серле утрауга юл тота. Юлбасарларга каршы көрәшеп, аңа юлдашы белән бергә борынгы серләр табышмакларын чишәргә кирәк булачак.

4. Нилда үлем (Death on the Nile)

  • Русиядә 10 февральдә көтелә

Кеннет Бранадан яңа зәвыклы детектив. Бу фильм да күпсанлы күчерүләрдән зыян күрде, ниһаять, ул февральдә дөнья күрергә тиеш. Кино вакыйгалары "Көнчыгыш экспресста үтерү" фильмы дөньясында урын ала.

Бу юлы танылган детектив Эркюль Пуаро үтерүләрдән читләшеп, көньякта ял итеп алырга тели. Тик аның ялын серле җинаять боза, детектив үзе ялын туктатып, җинаятьчене эзләп табарга тиеш була. Җинаять исә Нил буйлап сәяхәт итүче параходта кылына.

5. Бэтмен (The Batman)

  • Русиядә 3 мартта көтелә

Киң таралган һәм күп акча җыйган фильмнарны яңадан төшерү һәм күпсанлы сиквеллар ясау шаукымы дәвам итә. Бу юлы Warner Brothers студиясе үзенең Бэтмен турында хикәясен яңадан башлап җибәрмәкче. Моның өчен төп рольгә Роберт Паттинсон чакырылган. Кино үзе исә бик караңгы һәм төшенке рухта булыр дип вәгъдә итәләр.

Бэтмен үзе яшәгән Готэм-ситида зур ришвәтчелеккә тап була, аның җепләре Бэтменның үз гаиләсенә бәйле. Гаделсезлек белән көрәшчегә Табышмак исемле үтерүче белән көрәшергә туры киләчәк.

6. Кызарам (Turning Red)

  • Русиядә 10 мартта көтелә

Pixar студиясе һәр елнүзенең яңа анимацион шедеврлары белән шатландыра. "Кызарам" мультфильмында яшүсмерләр һәм аларның үзләрен ничек хис итүе проблемнары күтәреләчәк, ди кино авторлары.

13 яшьлек Мэй Ли исемле кыз зур эчке низаг кичерә. Бер яктан ул тырыш һәм әнисе сүзен тыңлаучы кыз булырга тырыша, икенче яктан яшүсмер яше тәртипсезлеге дә үзенекен ала. Аның кызыксынулары һәм башкалар белән мөнәсәбәтләр үзгәреше болай да зур проблем, моннан тыш ул борчылган вакытта һәрвакыт зур кызыл пандага әйләнә. Мэй Ли үзен аңларга һәм дөнья белән гармония табарга тиеш булачак.

7. Соник 2 (Sonic the Hedgehog 2)

  • Русиядә 31 мартта көтелә

Соник уен персонажы турында фильм уңышлы булгач, аның дәвамы чыгачагына беркем шикләнмәгән дә кебек. Берничә ел узуга безнең инде зәңгәр җанвар турында сиквел көтә.

Грин Һилз шәһәрендә яши башлаган Соник үзенең чын каһарман булуын дәлилләргә тели. Моны дәлилләү мөмкинлеге барлыкка килә, чөнки явыз Роботник доктор янә начар ниятләр кора башлый. Бу юлы аның Наклз исемле серле ярдәмчесе бар. Соникка да дус табарга туры килә, шуңа ул явызлыкка каршы Тейлз төлкесе белән көрәшә, дөнья тирәли сәяхәткә чыга.

8. Фантастик хайваннар: Дамблдор серләре (Fantastic Beasts: The Secrets of Dumbledore)

  • Русиядә 7 апрельдә көтелә

Ә бу фильм коронавирус аркасында күчешкә генә түгел, актёр алышыну сәбәпле зур гаугага да эләккән. Һарри Поттер дөньясында урын алган бу фильмнар XX гасыр уртасындагы вакыйгаларны күрсәтә. Төп явыз көч Грин-де-Вальдны уйнаган Джони Депп шәхси тормышындагы низаг аркасында cancel culture шаукымына эләкте, аның ролен фильмда Мадс Миккельсен башкара. Күпсанлы Депп фанатлары исә яңа чыгачак кинога бойкот вәгъдә итә.

Фильм сюжеты моңарчы чыккан Фантастик хайваннар сериясен дәвам итә. Көчле явыз тылсымчы Геллерт Грин-де-Вальд дөнья белән идарә итәргә тели. Үзе генә көрәшә алмаганын аңлаган Дамблдор бер төркем тылсымчыны җитәкләргә сорый. Аларны куркыныч маҗаралар көтә, тик бу вакыйгаларда Дамблдорның вазифасы нинди булыр?

9. Төньяк кешесе (The Northman)

  • Русиядә 28 апрельдә көтелә

Елның иң көтелгән фильмнарының берсе. Популярлык яулый башлаган режиссер Роберт Эггерстан Урта гасырларда үч алу турында триллер. Вакыйгалар X гасыр башында Исландиядә урын ала. Викингларның үтерелгән патшасы улы Амлет – танылган Шекспир әсәреннән шаһзадәнең прототибы.

Фильмда төп рольләрне Александр Скарсгард, Николь Кидман, Аня Тейлор-Джой, Итан Хоук, Уиллем Дефо башкара. Русиядә фильм "Варяг" исеме белән чыгачак.

10. Доктор Стрэндж акылсызлык мультигаләмендә (Doctor Strange in the Multiverse of Madness)

  • Русиядә 5 майда көтелә

Marvel студиясенең быелгы чираттагы көтелгән фильмы. Вакыйгалар турыдан туры "Үрмәкүч-кеше: өйгә кайту юлы юк" киносын дәвам итә. Аның ахырында Доктор Стрэндж тизеры күрсәтелде дә.

Тылсымга өйрәнгән хирург турында икенче фильмда Бенедикт Кэмбэрбэтч герое мультигаләмгә ишекне ача, аңа моны эшләмәскә киңәш итәләр. Доктор Стрэнджка моны башкарырга Ванда Максимофф ярдәм итәчәге билгеле. Тизердан моннан тыш мультигаләмдә Стрэндж үзенең башка галәмнән игезәген очратачагы билгеле.

11. Джон Уик 4 (John Wick: Chapter 4)

  • Русиядә 26 майда көтелә

Алыштыргысыз Киану Ривз белән популяр триллерларның дүртенче өлеше. Филь 2021 елда чыгарга тиеш булган, күп кенә башка фильмнар кебек ул күчерелгән. Сүз уңаеннан Lionsgate студиясе фильм сериясенең бишенче фильмы булачак дип тә булдерде.

Кино сюжеты әлегә билгеле түгел. Интернетта әлегә аны тәкъдим итү видеосы гына барлыкка килде.

12. Топ Ган: Мэверик (Top Gun: Maverick)

  • Русиядә 26 майда көтелә

35 ел элек мәрхүм Тони Скотт төшергән популяр "Топ Ган" (иң шәп атучы) авиаблокбастерның дәвамы. Сиквел режиссеры – Джозеф Косински. Төп рольне Том Круз башкарса, аңа ярдәмгә Майлз Теллер, Глен Пауэлл, Льюис Пуллман килде. Круз барлык очыш күренешләрен үзе башкарган дип хәбәр ителә, фильмда махсус эффектлар мөмкин кадәр киметелгән.

13. Юр чоры дөньясы: доминация (Jurassic World: Dominion)

  • Русиядә 9 июньдә көтелә

Җәйге көннәрдә Universal студиясе үзенең динозаврлар турында танылган фильмнар дәвамын чыгарырга җыена. Кино вакыйгалары "Юр чоры дөньясы 2" фильмыннан берничә ел узганнан соң урын ала. Генетик үзгәртелгән динозаврлар дөньяны яулап ала, кешелек алар белән ничек яшәргә дип баш вата.

Фильм сценариен язган һәм режиссер булган Колин Треворроу динозаврлар шәһәрләргә һөҗүм итмәячәк, экшн табигать кочагында булачак дип вәгъдә итте. Үткән фильм актерларының зур өлеше бу фильмда экранга кайта: Крис Пратт, Брайс Даллас Ховард, Лора Дерн һәм башкалар.

14. Лайтер (Lightyear)

  • Русиядә 15 июньдә көтелә

"Уенчыклар хикәясе"ннән Базз Лайтерны хәтерлисезме? Бу аның герое турында мультфильм. Чын космонавт Базз Лайтер галәм киңлекләрендә сәяхәт итеп, күп кенә чит планета килмешәкләрен очрата, кызыклы маҗараларга эләгә. Соңрак ул Энди кулына эләгәчәк уенчык прототибы булыр.

Pixar студиясен данлыклы иткән, дүрт өлештән торган "Уенчыклар хикәясе" мультфильм приквелы булып тора. Режиссер кәнәфиендә – "Дорины эзләү" мультфильмын төшергән Энгус МакЛэйн. Лайтерны исә Крис Эванс тавышландыра.

15. Миньоннар: Грю уңышы (Minions: The Rise of Gru)

  • Русиядә 30 июньдә көтелә

Җәйге вакытта мультфильмнарның күп булуы гаҗәп түгел, менә кино тарихында иң күп акча җыйган анимацияләрнең берсе булган "Миньоннар" дәвамының да бу вакытта чыгуы мантыйклы.

Миллионнарча ел миньоннар иң бөек һәм иң куркыныч җитәкче эзләгән, ниһаять алар аны тапкан. Таныш булыгыз – Грю. Ул әле бик яшь, тик ул инде бик күп явыз һәм әшәке эшләрне башкарырга тели.

16. Тор: Мәхәббәт һәм күк күкрәү (Thor: Love and Thunder)

  • Русиядә 7 июльдә көтелә

Тор – дүрт фильмы булган беренче Marvel герое булачак. Бу фильмны (Тор турында өченче фильмны кебек үк) Тайка Вайтити төшерә. Төп рольләргә Крис Хемсворт, Натали Портман, Тайка Вайтити, Крис Пратт, Карен Гиллан кайтачак. Ә менә Кристиан Бэйл яңа явыз көч ролен башкарачак.

Кино сюжеты әлегә рәсми игълан ителмәгән. Имеш-мимешләргә күрә, фильм вакыйгалары Локи турында сериалны дәвам итәчәк. Интернетка чыгарылган фотоларга күрә, Тор ябыккан, янә үзенең чүкечен кайтарган.

17. Үти алмаслык миссия 7 (Mission: Impossible 7)

  • Русиядә 29 сентябрьдә көтелә

Иң озак күчерелгән һәм чыгуы сузылган фильмнарның берсе. Башта коронавирус таралуы сәбәпле фильм төшерүне кат-кат тоткарлаганнар. Берничә кешенең чикләүләрне үтәмәвен күргәч, Том Крузның чыдамыйча бу кешеләргә кычкыруы аудиоязмасы интернетта киң таралган булган. Соңрак фильм релизы вакыты да берничә тапкыр кичектерелде.

Кино эчтәлеге турында рәсми мәгълүмат һаман юк. Узган ел искәртүебезчә, бу сериядән күпме фильм чыкса да, тамашачы аны барыбер караячак. Төп актерлар шул ук: Том Круз, Саймон Пегг, Ребекка Фергюсон, Винг Реймз, Ванесса Кирби.

18. Үрмәкүч-кеше: галәмнәр аша, беренче өлеш (Spider-Man: Across the Spider-Verse - Part One)

  • Русиядә 22 октябрьдә көтелә

2018 ел азагында чыккан "Үрмәкүч-кеше: галәмнәр аша" мультфильмы гаҗәеп зур популярлыкка ирешкән, ул хәтта иң яхшы анимацион фильм номинациясендә Оскар бүләген алган (гадәттә, комиксларга нигезләнгән мультфильмнарга андый бүләкләр бирмиләр). Мультфильмның исеме үзгәрергә мөмкин.

Сиквелның ике өлештән торуы билгеле, беренчесе 2022 елда чыкса, икенче өлеш 2023 елда дөнья күрәчәк. Төр геройлар булып Майлз Моралес белән Гвен Стейси калачак, моннан тыш киләчәктән килгән үрмәкүч-кеше Мигель О’Хара һәм тагын дөнья кадәр спайдерменнар булачагы билгеле.

19. Флэш (The Flash)

  • Русиядә 3 ноябрьдә көтелә

DC комикслары дөньясының хәлләре бик яхшы булмаса да, алар үз супер каһарманнар дөньясын үстерүен дәвам итә. Быел иң популяр геройларның берсе саналган Флэш-ның аерым фильмы чыга. Каһарман үткәнгә кайтып, әнисен коткарырга тели, ләкин үз гамәлләре белән альтернатив галәмне барлыкка китерә. Фильмда Могҗизалы хатын-кыз һәм ике Бэтмен кайтачак, дип хәбәр ителде.

20. Кара пантера: Ваканда мәңгегә (Black Panther: Wakanda Forever)

  • Русиядә 10 ноябрьдә көтелә

Аеруча АКШта танылган Кара пантера турында фильмның дәвамы күптән игълан ителгән булган, төп рольгә Чедвик Боузман кайтачагына берсе дә шикләнмәгән, тик 2020 ел җәендә актер яман шештән вафат булган. Актер авыруы турында сөйләмәгән, шуңа аның үлеме күпләрне шаккатырган.

Marvel студиясе бу фильмны дәвам итү кирәкме дип шикләнгән, Кара пантера роленә фанатлар башка актерны кабул итмәячәге билгеле. Шулай да сиквелны төшерү карары кабул ителде, әлегә сюжет билгеле түгел. Комиксларга күрә, Кара пантера титулы Т'Чалла апасы Шурига күчә, бу фанатлар арасында иң популяр фараз.

Чедвик Боузман истәлегенә видеоязма:

21. Аватар 2 (Avatar 2)

  • Русиядә 15 декабрьдә көтелә

Беренче "Аватар" фильмыннан шулкадәр күп вакыт үтте ки, бу фильмны инде онытканнар да кебек. 3D да хәзер модада түгел, фильмның иң күп акча җыйган исемлектә беренче урыны да мәңгелек түгеллеге ачыкланды. Күбесе инде оныткандыр, тик фильмның 4 (!) сиквелы игълан ителде.

"Аватар 2" 2014 елда чыгарга тиеш булган, ләкин технологияләрне камилләштерү аркасында релиз 8 (!) тапкыр күчерелгән. Һәм иң кызыгы, сюжет турында әлегә берни билгеле түгел. Төп рольләргә Сэм Уортингтон белән Зои Салдана кайтуы гына төгәл билгеле.

Фильм режиссеры Джеймс Кэмерон:

22. Аквамен һәм югалган патшалык (Aquaman and the Lost Kingdom)

  • Русиядә 15 декабрьдә көтелә

DC кино галәменең акча ягыннан иң уңышлы фильмның икенче өлеше. Эчтәлек әлегә билгеле түгел, Акваменның су асты патшалыгын якларга мәҗбүр булуы һәм бу эшкә ярдәмчеләр эзләве генә хәбәр ителә. Фильмның төп актерлар составы да, төшерүче такым да беренче кинодан шул ук кала.

Исемлектә премьера даталары ахыргы түгел, хәзергә кино алдан алган даталар. Премьерага якынрак бу даталар үзгәрергә мөмкин.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG