Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин думага авыр җинаятьләр өчен ватандашлыктан мәхрүм итү тәкъдиме кертте


Владимир Путин
Владимир Путин

Аларга, әйтик террорчылык, наркотиклар белән бәйле һәм дәүләткә каршы җинаятьләр керә. Путин Русия ватандашлыгын туктату вәкаләтләрен Эчке эшләр министрлыгына тапшырырга тәкъдим иткән.

Русия президенты Владимир Путин Русия думасына карауга "Русия ватандашлыгы турындагы" канун кертте. Анда дәүләт башлыгы Русия ватандашлыгын алу һәм аннан мәхрүм итү өчен критерийларны үзгәртергә тәкъдим иткән. Канун тексты Русия думасының электрон базасына урнаштырылган.

Путин ватандашлыкка кабул итү турындагы карарларны гамәлдән чыгару урынына Русия ватандашлыгын туктатучы институт кертүне тәкъдим итә.

Шулай ук авыр җинаятьләр, әйтик террорчылык, наркотиклар белән бәйле һәм дәүләткә каршы җинаятьләр өчен моңа кадәр алынган ватандашлыктан мәхрүм итәргә тәкъдим ителә.

Путин Русия ватандашлыгын туктату вәкаләтләрен Эчке эшләр министрлыгына тапшырырга тәкъдим иткән.

Канунда Русия ватандашлыгын алуны җиңеләйтү турында да әйтелгән. Ул 20 төркемгә кагыла, алар арасында: элеккеге Советлар берлеге ватандашлары һәм аларның балалары, Русиядә якын туганнары-русияләр яшәгән чит ил ватандашлары, даими рәвештә Русия империясе яки Советлар берлеге территориясендә яшәүчеләрнең нәсел-буыны бар.

Канунга күрә, никахта бер уртак бала булганда да, ватандашлык алуны җиңеләйтергә тәкъдим ителгән.

Путин җиңеләйтелгән тәртиптә ватандашлык алырга хакы булган затларга бәйле мәсьәләләрдә Русия президентының вәкаләтләрен киңәйтүне дә тәкъдим иткән. Дәүләт башлыгы мондый категориягә караган затларны һуманитар гына түгел, теләсә нинди максатларда билгели алачак.

Шулай ук президент кайда яшәүләренә карамастан, чит ил ватандашлары тәрбиясендә булган балаларның ватандашлыгын туктата алачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG