Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә еллык инфляция 8,39 процентка җиткән


Азык-төлек тауарлары бер ел эчендә 10,62 процентка арткан, азык-төлек булмаган тауарлар 8,58 процентка үскән. Хезмәт күрсәтү өлкәсендә бәяләр 4,98 процентка арткан.

2021 елда Русиядә инфляция 8,39 процент булган, бу Росстатның беренчел бәяләмәсеннән күренә.

"РИА Новости" искәртүенчә, бу 2015елдан башлап иң зур күрсәткеч. "Беренчел мәгълүматларга күрә, 2021 елның декабрендә кулланучылар бәясенең индексы 100,82 процент булачак, ел башыннан – 108,39 процент" дип хәбәр иткәннәр оешмада.

Азык-төлек тауарлары бер ел эчендә 10,62 процентка арткан, азык-төлек булмаган тауарлар 8,58 процентка үскән. Хезмәт күрсәтү өлкәсендә бәяләр 4,98 процентка арткан.

Декабрьдә кулланучылар бәяләре индексы турындагы ахыргы мәгълүматлар белән Росстат 2022 елның 12 гыйнварында таныштырачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG