Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә тагын сигез кеше "ят агент" медиа дип танылган


Хәзер "ят агент" медиа исемлегендә 111 матбугат чарасы һәм физик зат бар. 

Русия юстиция министрлыгы тагын сигез кешене "ят агент" медиа реестрына керткән. Алар язучы Виктор Шенедерович, Pussy Riot төркеме әгъзалары Надежда Толоконникова һәм Ника Никульшина, "Холод" журналы баш мөхәррире Таисия Бекбулатова, рәссамнар белән эшләүче Марат Гельман, шулай ук Андрей Алексеев, Радио Свобода авторы Иван Беляев, Север.Реалии журналисты Елена Владыкина. Бу хакта министрлык сайтында әйтелә.

Хәзер "ят агент" медиа исемлегендә 111 матбугат чарасы һәм физик зат бар.

Декабрь башында Русиядә "ят агент" медиа чаралары исемлегенә "Idel.Реалии"ның хәзерге һәм элекке дүрт хәбәрчесе кертелгән иде

  • Русия юстиция министрлыгы "ят агент" мәгълүмат чаралары исемлегендә Азат Европа/Азатлык Радиосы проектлары, "Медуза" сайты, "Дождь" телеканалы, "Голос" хәрәкәте бар. "Ят агент" дип танылган кайбер редакцияләр эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр булды, башкалары икътисади проблемнар барлыкка килүе турында белдерде.
  • 2017 елның 5 декабрендә Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, Idel.Реалии, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын "ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары" исемлегенә кертте. Азат Европа/Азатлык Радиосы медиакорпорациясе Русия хакимиятләренең әлеге карары белән килешми. Мәскәү моны Кремль тарафыннан финансланучы RT телеканалын АКШта "чит ил агенты" буларак теркәүгә җавап дип атады.
  • RFE/RL президенты Джейми Флай медиаоешманың Русиядә эшчәнлеген дәвам итәчәген күп тапкыр белдерде. "Безнең эшне цензуралауның һәм журналистларны дәшмәскә мәҗбүр итүнең теләсә нинди омтылышларын кире кагабыз. Без Русия аудиториясенә хезмәт итүне дәвам итәчәкбез", диде Флай.
  • Беренче тапкыр Русия юстиция министрлыгы "ят агент" мәгълүмат чаралары реестрына физик затларны 2020 елның декабрендә кертте. Исемлеккә хокук яклаучы Лев Пономарёв, активист Дарья Апахончич, "Псковская губерния" мөхәррире Денис Камалягин, "Радио Свобода" белән хезмәттәшлек итүче журналистлар Людмила Савицкая белән Сергей Маркелов кертелгән иде.
  • Русиядә "ят агент" дип танылган матбугат чаралары Русия җирлегендә юридик зат теркәргә, юстиция министрлыгында теркәләрегә һәм финанс операцияләрен әлеге министрлык аша уздырырга мәҗбүр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG