Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья 2022 елны каршылый башлады


Австралия 2022 елны каршылый
Австралия 2022 елны каршылый

Дәүләт эшлеклеләре, сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре котлаулар белән чыкты.

Дөнья яңа елны каршылый башлады. Яңа Зеландия, Антарктида, Австралия аны беренчеләрдән булып каршылады.

Австралиянең Сидней шәһәрендә 13 минутлык салют аттылар.

2022 ел Русиягә дә килде. Казан вакыты белән 15.00 сәгатьтә илнең көнчыгышында – Чукотка һәм Камчаткада 2022 елның 1 гыйнвары җитте.

Бу төбәкләрдә яшәүчеләргә ил президенты Владимир Путинның бәйрәм мөрәҗәгатен күрсәттеләр инде. Аерым алганда ул коронавирус инфекциясе эпидемиясе турында телгә алды, аның сүзләренчә авыру "дистәләгән мең гомерне алып китте" (Русия хакимиятләренең рәсми мәгълүматларына күрә - йөзләгән мең – ред.).

Яңа елга төп теләк буларак ул сәламәтлек теләде. Путин шулай ук балаларның "сәламәт, акыллы, гадел һәм ирекле" булып үсүен теләде. Хакимиятләрнең төп бурычы дип Путин "кешеләрнең мул тормышын арттыру"ны атады.

ТАСС искәртүенчә, бу тарихта Путинның иң озын котлавы булды – ул 6 минут, 22 секунд дәвам итте.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та республика халкына Яңа ел мөрәҗәгате белән чыкты, ул фидакарь хезмәтләре өчен медицина хезмәткәрләрен аерым рәхмәт әйтте.

"Эпидемиягә каршы күрелгән чаралар вазгыятьне тотрыклы итәргә мөмкинлек бирде. Авыр вакытта республика волонтерлары мохтаҗларга чын кешелеклелек, яхшылык, ярдәм күрсәтте", дип искәртте Миңнеханов.

"Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында күпсанлы проектлар һәм чаралар тормышка ашырылды. Бу республикадагы милләтара һәм конфессия ара тынычлыкны, килешүне ныгытырга булышты. Киләсе 2022 елны без Дигиталлаштыру елы дип игълн иттек. Ул күрсәтелгән хезмәтләрне алуны җиңеләйтүгә юнәлтелгән дигитал икътисадның алга таба үсешенә, технологияләр һәм сервисларның камилләшүенә ярдәм итәр дип инанам", дип белдерде Татарстан президенты.

Башка сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклеләре дә Яңа ел мөрәҗәгатьләре белән чыкты. Элекке президент Дмитрий Медведев та аерым котлады. "Дождь" телеканалы ("ят агент медиа" дип танылган) эфирында аның мөдире Наталья Синдеева, музыкант Юрий Шевчук һәм Нобель премиясе иясе Дмитрий Муратов Яңа ел мөрәҗәгате ясады. Былтыр шулай ук "ят агент" дип танылган кешеләр дә котлады.

Колониядә утыручы оппозиционер Алексей Навальный инстаграмында да Яңа ел котлавы чыкты. Ул барысына да "оптимистлар булып калырга" теләде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG