Accessibility links

2022 ел Русия халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан ителде


Башкортлар чыгыш ясый
Башкортлар чыгыш ясый

Мәдәни мирас елы Русияда этник күптөрлелеген популярлаштыру максатыннан уздырыла.

Русия Президенты Владимир Путин 2022 елда Русия халыкларының мәдәни мирас елын билгеләү турында фәрман имзалаган. Хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урын алган документка күрә, Русия халыкларының мәдәни мирас елы "халык сәнгатен популярлаштыру, мәдәни традицияләрне, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне, барлык халыкларның мәдәни үзенчәлекләрен һәм Русиядә этник күптөрлелекне популярлаштыру максатыннан" уздырыла.

Путин хөкүмәткә ике ай эчендә Русия халыкларының мәдәни мирас елын уздыру өчен оештыру комитеты һәм шулай ук төп чаралар планын булдырырга кушты.

Элегрәк Русиянең туган телләр фонды ябылуы турында билгеле булды. 2019 елның башында гына оешкан Русия халыклары телләрен саклау һәм өйрәнү фонды якын арада юкка чыгачак, аның вәкаләтләрен үзара ике оешма бүләчәк. Моның турында карарны фонд оештыручыларының берсе булган Милләт эшләре федераль агентлыгы кабул иткән.

Русия халыклары телләре фондын төзү кирәклеге 2018 елда әйтелде, ул республика дәүләт телләрен ихтыяри укыту канунын кабул иткәндә, Русия думасы депутатлары тарафыннан милли телләргә ярдәм итү юлы дип күрсәтелгән иде. Өч ел да эшләмәгән фондны юкка чыгаруны аның нәтиҗәсез эшләве белән бәйлиләр.

Соңгы елларда милли активистларга, туган телләргә басым өчен Русия даими тәнкыйтьләнә.

2018 елның җәендә Русия думасы туган телләрне мәктәптә өйрәнүне ихтыярига калдыручы канун кабул итте. Шуның нигезендә "Мәгариф турында" федераль канунга үзгәрешләр кертелде.

2019 елның гыйнварында Европа шурасының милли азчылыклар турында Кысалы конвенция киңәш комитеты Русиянең милли сәясәтен тәнкыйтьләп чыкты.

Экспертлар "урыс теленең доминантлыгы үсә баруы", һәм шул ук вакытта "милли телләргә нәтиҗәле ярдәм булмавы" өчен борчылу белдерде.

Еропада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ОБСЕ) Югары комиссары Ламберто Заньер 2018 елда Idel.Реалии белән әңгәмәсе вакытында Татарстанда татар теле урыс теле кебек үк дәүләт теле булып торса да, татарларның үз тел мәдәниятен өйрәнүгә мөмкинлекләре шактый чикләнгән дип белдерде. Заньер шулай ук Татарстанда БДИны бары урыс телендә генә биреп булуына "гаҗәпләнүен" әйтте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG