Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан хөкүмәте төбәкләрдә татар телен саклау һәм үстерү проектларына грант бирәчәк


100 мең сум күләмендә биш грант бүлеп биреләчәк.

Татарстан хөкүмәте беренче гыйнвардан Русия төбәкләрендәге татар телен саклау һәм үстерү проектларына грант бүлеп бирәчәк. 100 мең сум күләмендә биш грант бүлеп биреләчәк.

Татарстандагы иҗтимагый оешмалар әлеге грантка дәгъва кыла алмаячак. Бәйгедә бары Русия төбәкләрендә мәгариф һәм иҗтимагый оешмалар гына катнаша ала. Аерым алганда, акчалар татар телен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларга, чараларга, бу юнәлештә инновацион алым кулланучыларга һәм оешманың социаль әһәмиятле эшчәнлеге өчен биреләчәк.

Грантлар Татарстанда телләр үстерү програмы акчасыннан бүлеп биреләчәк.

Акча бәйге нәтиҗәсендә бүлеп биреләчәк. Грантка дәгъва кылучылар проект чыгымнарының ким дигәндә 20 процентын үзләре капларга тиеш. Калганын Татарстан бюджеты үз карамагына алачак. Җиңүчеләрне Татарстан мәгариф һәмм фән министрлыгы оештырган шура билгеләячәк.

2021нче елнын сентябрендә Татарстан хөкүмәте Русия төбәкләрендәге татар проектларына грант бүлеп бирәчәге турында билгеле булган иде. Аерым алганда, акчалар татар мәдәниятен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларга һәм чараларга биреләчәк. Җиңүчеләрне Татарстан мәдәният министрлыгы билгели.

Моңа кадәр Татарстанда телләр үстерү програмы акчасы 2,2 тапкыр арттырылганы билгеле булды. Шуларның 150 млн сумы грантлар рәвешендә таратылачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG