Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден Зеленскийга, Русия һөҗүм иткән очракта, кискен җавап бирәчәкләрен вәгъдә иткән


Джо Байден
Джо Байден

“Президент Байден, әгәр Русия киләчәктә Украинага бәреп керсә, беректәшләре һәм партнёрлары белән кискен җавап бирәчәкләренә ачык ишарәләде” диелә Ак йортның рәсми вәкиле Джен Псакиның белдерүендә.

АКШ президенты Джо Байден 2 гыйнвар кичендә Украина президенты Владимир Зеленский белән телефоннан сөйләшү уздырды, сөйләшү барышында ул Русия Украинага бәреп кергән очракта кискен җавап бирәчәген вәгъдә иткән.

"Президент Байден, әгәр Русия киләчәктә Украинага бәреп керсә, беректәшләре һәм партнёрлары белән кискен җавап бирәчәкләренә ачык ишарәләде" диелә Ак йортның рәсми вәкиле Джен Псакиның белдерүендә.

Байден һәм Зеленский, шул исәптән Русиянең НАТО һәм Еропада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ОБСЕ) белән элемтәләре аша, вазгыятьне хәл итүдә дипломатик көч куюны хуплаган.

Шулай ук Байден Вашингтонның Украинага кагылышлы карарларны Киевка хәбәр итмичә кабул итмәячәгенә сүз биргән.

Зеленский Байден белән сөйләшүдән соң Украинага "какшамас ярдәмне" югары бәяләвен белдергән.

Зеленский хәбәр итүенчә, сөйләшү барышында Украинаның эчке эшләре турында да, шул исәптән реформалар уздыру һәм олигархлар белән көрәш мәсьәләләре турында фикер алышулар булган.

30 декабрьдә АКШ президенты Джо Байден һәм Русия президенты Владимир Путин декабрь ае эчендә икенче мәртәбә телефон сөйләшүе уздырган иде.

Кремль мәгълүматына күрә, "Украина тирәсендә вазгыять кискенләшкән очракта" Русиягә каршы санкцияләр кертү ихтималын Путин "Русия-Америка мөнәсәбәтләренең тулысынча өзелүенә китерә алырдай җитди хата" дип атаган.

Байден хәбәр итүенчә, 30 декабрьдә булган сөйләшү барышында Женевада узачак Америка - Русия сөйләшүләрен 9-10 гыйнварда, Брюссельдә үтәчәк НАТО-Русия Шурасы утырышын 12 гыйнварда, ОБСЕ кысаларындагы сөйләшүләрне 13 гыйнварда уздыру тагын бер мәртәбә килештерелгән.

НАТО илләре күзләү хезмәтләре Русияне Украинага тулы масштаблы һөҗүм әзерләүдә шикләнде. Кремль мондый ниятләре булуын кискен рәвештә кире кага һәм үз чиратында НАТОдан иминлек гарантияләре таләп итә.

Путин сүзләренчә, Мәскәү "НАТОның көнчыгышка киңәюен һәм куркыныч тудыручы кораллар системнарын Русия чикләренә якын итеп урнаштыруны булдырмаучы катгый хокукый гарантияләр"гә ирешергә тели.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG