Accessibility links

Кайнар хәбәр

Равил Гайнетдиннең матбугат хезмәте Пекиндагы Олимпия уеннарын бойкот итү турындагы белдерүне кире какты 


Уйгырларга теләктәшлек белдерү чарасы
Уйгырларга теләктәшлек белдерү чарасы

Интернетта Дөнья имамнар шурасының Синҗандагы кытай мөселманнарын яклап, Пекиндагы Олимпия уеннарын бойкот итү турында белдерүе таралган иде.

Русия мөфтиләр шурасы рәисенең матбугат хезмәте Global Imams Council оешмасының (Дөнья имамнар шурасы) Пекиндагы Олимпия уеннарына бойкот игълан итәргә өндәгән белдерүен "провокация" дип атады.

Документта әйтелгәнчә, аны мөфти Равил Гайнетдин һәм тагын кайбер илләрнең югары мөфтиләре имзалаган.

"Мисырның югары мөфтие шейх Шауки Әлләм, Босния һәм Һерцеговина югары мөфтие Хөсәен Кавазович һәм башкаларның офислары белән телефон сөйләшүләреннән соң, бу илләрнең дини җитәкчеләренең дә әлеге документка катнашы булмавы ачыкланды" диелгән Русия мөселманнары диния нәзарәте белдерүендә.

Дөнья имамнар шурасы 4 февральдән 20 февральгә кадәр Кытай башкаласы Пекинда узачак Олимпиада алдыннан махсус белдерү ясады. Анда әйтелгәнчә, мөселманнарга Олимпиадага бару тыела. Шура Кытай хакимиятләре тарафыннан "изүгә, газаплауларга һәм диктатурага" дучар ителүче Синҗан мөселманнарын шул рәвешле якларга булган.

Гариза астында Русия, Оман, Мисыр һәм башка илләрнең мөфтиләре исемнәре тора. Дөнья уйгыр конгрессы җитәкчесенең имзасы да бар.

Дөнья имамнар шурасы үзен "мөселманнар дөньясының хөкүмәтнеке булмаган беренче һәм иң эре трансмилли оешмасы" дип атый. Алар фикеренчә, Пекин Олимпиадасы "уйгырлар геноцидына һәм аларны этник чистарту өчен җаваплы булган тиран һәм деспот режим мәнфәгатьләренә хезмәт итә".

Алданрак АКШ һәм тагын берничә ил Пекиндагы уеннарга дипломатик бойкот игълан иткән иде. Бу илләрнең спортчылары уеннарда катнашачак, әмма хөкүмәт делегацияләре килмәячәк.

Кытайны Синҗандагы уйгырларның һәм башка этник һәм дини азчылык хокукларын киңкүләм бозуда берничә мәртәбә гаепләделәр. Алар арасында киңкүләм тоткарлаулар һәм газаплаулар, мәҗбүри хезмәттән файдалану һәм мәҗбүри стерильләштерү дә бар.

2021 елның гыйнварында дөньяда беренче булып АКШ Кытай хакимиятләренең уйгырларга карата гамәлләрен геноцид дип таныды.

Пекин барлык гаепләүләрне кире кага, үз гамәлләрен "экстремизм белән көрәш" дип, ә уйгырлар тотылган лагерьларны "тәрбия үзәкләре" дип атый.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG