2 гыйнварда Русия һава очкычлары Сүриядәге Идлиб шәһәре тирә-ягына бомбалар аткан. Бу хакта кораллы оппозиция даирәсендәге чыганакларына сылтама белән Reuters хәбәр итә. Алар мәгълүматына күрә, очкычлар берничә торак пунктка һәм су җыю станциясенә бомбалар ташлаган. Идлибта су белән тәэмин итү туктатылган диелә.
Reuters язуынча, Идлибтан көнбатышта урнашкан вакытлы лагерьлар зыян күргән. Анда бер хатын-кыз һәм ике бала һәлак булган, диелә. Агентлык язуынча, ноябрьдән башлап Сүриядә һава һөҗүме булмаган.
Әлеге мәгълүмат рәсми расланмаган. Алданрак Сүрия президенты Башар Әсадның гаскәрләре җиһадчыларның яшеренгән урыннарына гына һөҗүм итүләре турында хәбәр иткән иде.
Русия хәрбиләре Идлиб тирәсендә снайпер атышы нәтиҗәсендә Сүрия хәрбиенең яралануы турында да хәбәр иткән иде. Солдатка исламчылар аткан диелә.
Үз чиратында Сүриянең SANA агентлыгы, үз чыганакларына сылтама белән, дүшәмбе көнне Русиядә һәм дөньяның башка илләрендә тыелган "Ислам дәүләте" террорчы төркеменең гаскәр колоннасына һөҗүме турында хәбәр иткән иде.
Мәгълүмат чарасы язуынча, биш солдат һәлак булган, 20се җәрәхәтләнгән. Вакыйга чүлдә, Сүриянең көнчыгышындагы нефть станциясеннән 50 чакрым ераклыкта булган.
Сүриядә гражданнар сугышы 2011 елның язында башланды, аңа китергән каршылык чарасы Башар Әсад режимына каршы баш күтәрүгә әйләнде.
Соңрак низагка төбәкнең төп дәүләтләре, халыкара оешмалар, дөнья илләре һәм хәрби-сәяси төркемнәр җәлеп ителде. 400 меңләп кеше сугыш корбаны, миллионнарча кеше качак булды.
Низаг тарафлары башка дәүләтләрдән хәрби ярдәм ала. Аерым алганда, хөкүмәт көчләренә ярдәмне Русия һәм Иран күрсәтә. Сүрия оппозициясе Көнбатыш державалардан, Төркиядән һәм Фарсы култыгы илләреннән ярдәм ала.
Русияне берничә мәртәбә сивил объектларга һөҗүмдә гаепләделәр. Мәскәү бу хәбәрләрне кире кага.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!