Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарда ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы чаралары башлана


Җыенга Русия төбәкләреннән дин әһелләре чакырылган.

4 гыйнвар Болгарда ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын мөселманнар җыены белән башлап җибәрәчәкләр. Бу хакта Татарстан мөселманнары диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җыен Русия мөселманнары корылтае рәвешендә узачак. Чарада Татарстан, Мәскәү, Ленинград, Кемерово һәм Свердлау өлкәләре, Башкортстан, Мари Иле республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән дин әһелләре катнашачак.

Җыенда Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин катнашучылар белән әңгәмә корачак, Русия ислам институты ректоры Рәфик Мөхәммәтшин ислам динен кабул итүнең тарихы турында лекция сөйләячәк.

Форум дүрт көн дәвам итәчәк. Җыенда лекцияләр, остаханәләр, вәгазьләр каралган. Моннан тыш, програмда квестлар, тренинглар, спорт чаралары узуы көтелә. Очрашуда "Ибн Фадлан" документаль-нәфис фильмының киңәйтелгән трейлеры һәм "Хозур ТВ" телеканалында татар теленә тәрҗемә ителгән "Билал" мультфильмы күрсәтеләчәк. Җыенда "Туганбатыр" милли проекты тәкъдим ителәчәк.

12 гыйнварда Казан Кирмәнендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында 1100 еллыкны билеләп үтүнең оештыру комитеты җыелачак. Анда ел дәвамында узачак чаралар һәм бәйрәм логотибы турында фикер алышачаклар.

Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә ислам кабул итүенең 1100 еллык чаралары 2022 елда узачак. Оештыру комитетын Русия вице-премьеры Марат Хөснуллин җитәкли. 2021 ел азагында узачак төп чаралар планы расланды.

Бәйрәмнең төп чарасы булып Казанда Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүнең 1 100 еллыгы исемен йөртәчәк Җәмигъ мәчете төзелешен башлау тора. Гыйбадәтханә үз эченә музей, китапханә, күргәзмә-лекция залларын алачак. Моннан тыш, Казанда ислам кулъязмалары чыганакларын саклау, өйрәнү, популярлаштыру һәм фәнни әйләнешкә кертү буенча фәнни үзәк эшләнәчәк.

Быел барлыгы 71 чара узачак. Аларның төп өлешен Татарстанда оештыру каралган. Шулай ук Мәскәү, Ульян, Түбән Новгород өлкәләрендә һәм башка төбәкләрдә чаралар үткәреләчәк.

  • Тарихи чыганакларга күрә, Идел буе Болгар дәүләте исламны 922 елда илнең рәсми дине буларак кабул итә. Бу дата Болгарга Багдад хәлифеннән илчеләр килү вакыйгасыннан алып санала. Шул ук вакытта галимнәр бу җирләрдә ислам илчеләр килгәнче үк таралган булуын әйтә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын урнаштырыгыз (Android өчен монда, iOS өчен монда) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG