Төньяк Корея Япон диңгезе ягына билгесез снаряд очыртып җибәргән, ул баллистик ракета булырга мөмкин. Бу хакта Көньяк Корея штаблары җитәкчеләренең берләшкән комитетына сылтама белән Рёнхап агентлыгы хәбәр итә.
Япониянең яр буе сагы мәгълүматына күрә, бер ракета сыныклары диңгезгә төшкән. Япониянең саклану министрлыгы мәгълүматына күрә, ракет 500ләп километр араны очып узган һәм Япониянең махсус икътисади зонасыннан читтә төшкән.
Көньяк Кореяның Милли иминлек шурасы ашыгыч утырышка җыелган. Шура әгъзалары Төньяк Кореяны сөйләшүләр өстәленә әйләнеп кайтырга өндәгән. Япония хөкүмәте каршында махсус кризис штабы җыелган.
Әлегә Төньяк Кореяда ракета очыртып җибәрү турындагы мәгълүматны расламадылар. Фаразларга күрә, бу – Төньяк Кореяның 2022 елда беренче мәртәбә ракета очыртуы. 2021 елда ил ким дигәндә тугыз тапкыр ракет сынаулары уздырды.
Узган елның октябрь уртасында Пхеньян диңгездә урнашкан баллистик ракетаны сынады. Моңа кадәр Төньяк Корея төрле төрдәге тагын дүрт ракет очырткан иде, алар арасында яңа зенит ракеты һәм һипертавышлы ракета да булды.
Төньяк Корея үзенең атом-төш һәм ракета програмы аркасында АКШ һәм БМО санкцияләренә дучар булды.
Узган атнада Төньяк Кореяның лидеры Ким Чен Ын, идарә итүче фирка җыелышында, ил үз хәрби потенциалын ныгытуны дәвам итәчәк дип белдерде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!